Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Транспортның яңа хуҗалары да, элеккегеләре дә сату-алуга җитди карарга тиеш

Еш кына юл-транспорт һәлакәтләре рульдә транспорт хуҗасы түгел, ә башка кеше утырганда килеп чыга. Автомобильне хуҗа туганнарына яисә кемгә дә булса файдалануга биргән була. Шуңа күрә хуҗалар автомат режимда ачыкланган кагыйдә бозулардан хәбәрдар булмаулары белән акланалар.

Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 2.6.1 маддәсе нигезендә, юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары буенча административ җаваплылыкка транспорт хуҗасы тартыла. Штрафны вакытында түләмәгән өчен шулай ук кагыйдә бозучыларга да КоАПның 10.25 маддәсе 1 өлеше буенча җаваплылык яный.

Юл йөрү кагыйдәсен бозу факты руль артында башка кеше утырганда теркәлгәнен исбатлаган очракта, транспорт хуҗасы җаваплылыктан азат ителә.

Җаваплылыктан азат ителү өчен түбәндәге документлар кирәк:

- хокук бозу вакытында автомобиль белән идарә иткән йөртүченең машина йөртү таныклыгының һәм паспортының, ОСАГО полисының күчермәләре;

- йөртүченең әлеге очракта үзенең гаепле икәнен һәм штрафны түләячәген раслаучы аңлатмасы.

Әлеге мәгълүматларны Дәүләт автоинспекциясе сайты аша ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә электрон почтадан яки Татарстан Республикасы Хөкүмәте интернет-кабул итүенә (дәүләт хезмәтләре порталы аша) юлларга, шулай ук ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә барып тапшырырга мөмкин. Сораулар булганда (843) 5-333-800 телефонын җыеп, Колл-үзәккә чыгарга була.

Шулай ук транспорт чарасының элеккеге хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту очраклары да бар. 2013 елдан Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә транспорт чарасын исәпкә кую тәртибе үзгәрде, шуның белән бәйле рәвештә кайбер очракларда намуссыз сатып алучылар яки сатучылар аркасында кыенлыклар туа. Яңа хуҗа транспорт чарасын исәпкә кую тәртибен дөрес башкармаса, салымны, штрафларны вакытында түләмәсә, җаваплылык элеккеге хуҗа өстенә төшә. Моннан котылу өчен элеккеге хуҗага сату-алу килешүенең күчермәсен, транспорт чарасын бирү турындагы актны һәм яңа хуҗаның яшәү адресын һәм паспорт мәгълүматларын хәбәр итәргә кирәк.

Яңа хуҗаның да проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Транспорт залогта яки обременениедә булса, аны теркәп булмый. Ә бу турыда сатып алучы гадәттә ЮХИДИ бүлекчәсендә генә белә. Мондый хәлләрдән котылу өчен Дәүләт автоинспекциясе транспорт чарасының элеккеге һәм яңа хуҗаларына теркәүне һәм сату-алуны бергәләп башкарырга чакыра.

фото www.seclife.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе