Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Атаклы көрәшче Раббани Шәрипов: «Келәмгә күпләп яшьләр килүенә шатланам»

Ел саен октябрьнең икенче атнасында Кама аръягы төбәге яшүсмерләре арасында, атаклы райондашыбыз, татар-башкорт көрәше остасы, Россия Федерациясенең милли көрәш буенча спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, күп Сабантуйларның җиңелүне белмәс батыры Раббани Шәрип улы Шәрипов призына татарча көрәш ярышлары үткәрелә.

Быелгысы да гадәттәгечә баһадир көрәшчебез яши торган Иске Абдул авылында гомуми белем бирә торган урта мәктәпнең спорт залында узды. Иртән үк тирә-як районнардан һәм авыллардан килгән яшь көрәшчеләр белән мәктәп эче күңелле шау-шуга күмелде. Тамаша кылырга ата-аналар, ветеран көрәшчеләр - гомумән, спорт сөюче җанатарлар килгән иде. Әлеге мәртәбәле ярышны ачу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев катнашты, ул көрәшчеләргә уңышлар һәм ярыш иясе Раббани Шәриповка сәламәтлек теләде, аның яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте. Әлеге чараны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Көрәшчеләр парадыннан һәм рәсми котлаулардан соң келәмдә бил алышу башлана. Хөкемдарлар һәм тренерлар, һәр көрәш алымын күзәтеп, яшь көрәшчеләрнең осталыгын, җитезлеген, гадел көрәшүен билгелиләр. Татарча көрәшнең төп таләбе - көндәшеңнең биленнән кысып күтәреп алу һәм аркасына салу. Бу таләпне билгеле бер вакыт эчендә үтәү зур осталык таләп итә.

Раббани Шәриповның да нәкъ менә шундый сәләткә ия булуын әйтә белгечләр. Табигать биргән көч-куәтен татарча көрәшкә багышлап, киң җәмәгатьчелеккә танылды ул. «Минем бер генә тренерым да булмады. Шофер чагымда йөкле капчыкларны төяп-бушату - тренерым шул булгандыр. Әзерлек күнегүләрем дә төп хезмәтем иде», - дип искә ала хөрмәтле көрәшчебез көрәш мәйданына чыккан көннәрен. Авыл Сабантуйларында җиңү артыннан җиңү яулана. Кайда гына көрәшсә дә, «батыр» дигән олы исемне югары тота. Мин аның дистәләрчә калаларның Сабан туе батыры булганын беләм. Шулар арасында Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижау һәм башка шәһәрләр бар.

Раббани татарча көрәш белән зур абруй казанды. Дәгъвалашуга урын калдырмый, хәрәмләшүне җене сөйми, көндәшен ихтирам итеп көрәшә. Үз авырлыгыннан шактый авыр булганнарны да җиңә иде.

70нче елларда Раббани Шәрипов, республика данын яклап, Россия күләмендәге ярышларда катнашты. 1971-73 елларда, Рәсәйнең көчле көрәшчеләрен җиңгәч, иңенә «Россия чемпионы» дигән алтынсу хәрефләр белән язулы тасма салынды. Республика күләмендәге күп төрле ярышларда берничә ел рәттән җиңелүне белмәде. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үтә торган ярышларында дүрт тапкыр җиңүче булды. Мондый уңышка ирешкән көрәшчеләр бик аз.

Ярышлардан кайтуга, икенче көнне үк, колхозның йөк машинасы руле артына утырып, ерак юлларга чыгып китә иде. 30 елдан артык хәвефсез йөреп, югары класслы шофер булып танылды һәм, лаеклы ялга чыкканда, аңа үзе йөрткән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк иттеләр.

Раббани Шәриповның спорттагы һәм хезмәттәге уңышларында хатыны Мәгъдәниянең өлеше дә зур булды, билгеле. Гаиләдә малай һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Ришат яшьтән үк әтисе үрнәгендә көрәш белән шөгыльләнде, спорт остасы булып үсте. Берничә тапкыр район һәм шәһәр Сабантуйлары батыры булып калды. Оныгы Руслан Шәңгәрәев тә, бабасы юлын сайлап, келәмнәрдә матур нәтиҗәләргә ирешә. Атаклы көрәшче үрнәген яшьләр дәвам итә. Шуңа аеруча шатлана ветеран көрәшчебез Раббани Шәрипов.

P. S. Иске Абдул авылында үткәрелгән быелгы көрәш ярышларында, безнең районнан кала, башка төбәкләрдән килгән 10 команда үз көчен сынап карады. Нәтиҗәдә беренче урынны Сәйдәшев исемендәге хуҗалык спортчылары яулап алды. Икенче һәм өченче урыннарны Минзәлә районы Кадрәк авылыннан килгән яшь спортчылар белән Комсомолец поселогы мәктәбе укучылары бүлеште.

I урын

II урын

III урын

25 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Илназ Әсәдуллин

Егор Нуриев

Нияз Хуҗин

30 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Ирек Гардеев

Динар Газиев

Әнвәр Шәкүров

33 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Марат Газетдинов

Эльмир Камалов

Булат Шәмсетдинов

36 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Айзат Йосыпов

Булат
Миңнемөхәммәтов

Ислам Габидуллин

40 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Рунар Искәндәров

Айнур Сәлахов

Евгений Нуриев

43 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Дамир Камалов

Айдар Насыйров

Керил Толстов

46 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Айрат Бәхтияров

Рәсим Фәттахов

Илназ Исхаков

50 кг га хәтле үлчәү берәмлегендә

Ингел Мөхәммәдиев

Тимур Норов

Илнур Вәлиуллин

50 кг нан да артык үлчәү берәмлегендә

Флюр Шәяхмәтов

Нияз Хөсниев

Руслан Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев