Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мелиорация турында уйлар чак
Эссе коры һава шартлары үсентеләрне җитәрлек дым белән тәэмин итү чаралары турында уйларга мәҗбүр итә. Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, минераль ашламалар белән тукландыру үсемлекләрне дым җитмәүдән саклый ала. Шулай ук су сибү агрегатларын көйләү турында кайгыртыр вакыт.
-
Уңыш ашлауга бәйле
Мул уңыш алуның төп шартларыннан берсе – минераль ашлама кертү. Алда көзге һәм язгы культураларны тукландыру эше тора. Бүгенге көнгә районда 11 мең тоннадан артык минераль ашлама тупланды.
-
Язгы чәчүнең соңгы көннәре
Тукай районы кырларында язгы чәчү тәмамланып килә.
-
Язгы чәчүнең соңгы көннәре
Тукай районы кырларында язгы чәчү тәмамланып килә.
-
Риф Имамов: «Эшнең көйле баруы – үзе бәйрәм»
Язгы чәчү тәмамланып килгән көннәрнең бер-сендә «Гигант» ҖЧҖ басуларында булып кайттык. Чәчүе беткәннәрнең күңеле көр – хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов белән аралашудан алган тәэсирләрне җыеп кына шулай тасвирлап була.
-
Җәйләүләр әзерме?
Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда булып, җәйге лагерьларның әзерлеген тикшерде.
-
Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистлар белән очрашты.
-
Кайда күпме сөт савыла
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 майга район буенча көнлек тулаем савым 95,5 тонна тәшкил итә. Бу узган елгыдан 9,5 тоннага артык. Бүгенге көндә бер сыердан уртача 18,1 килограмм сөт савып алына. Һәр көнне фермалардан 90,5 тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 14,5 тонна сөт заводларга озатыла.
-
Сыйфатка игътибар җитәрлек булсын
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә җитәкчеләр язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләштеләр. Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белдергәнчә, район аграрийларының техника потенциалы бер тәүлектә 2,5-3,0 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә.
-
Көн саен – 104,5 тонна
Бүген районда бер сыердан уртача 18 килограмм сөт савыла һәм тәүлеклек тулаем савым 95 тонна тәшкил итә.
-
Чәчү киң колач белән бара
Район буенча чәчү эшләрен быел 52 мең гектарда башкару планлаштырылган. Бөртеклеләр 33100 гектар мәйданда, техник культуралар – 8946 гектарда, азык культуралары – 9558 гектарда, бәрәңге һәм яшелчә 240 гектарда булачак.
-
Фермер хуҗалыкларында эш гөрли
Районда 52 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкару каралган. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 600 кеше 2021 ел уңышы өчен язгы көннең һәр минутын файдалы үткәрү өчен бөтен көчен куя. Хәзерге вакытта басу-кырларда 30 чәчү комплексы, 44 чәчү агрегаты, 276 трактор, 100дән артык йөк машинасы эшли. Кайбер хуҗалыкларда, аерым алганда, «Ярыш» ҖЧҖ, «Кама-Бекон» ҖЧҖдә, «Миңнехуҗина» КФХда эш ике сменада оештырылган. Бүген район буенча 8150 гектарда арпа, 320 гектар җирдә солы, 665 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, «Кама» агрофирмасының 4 агрегаты 1 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере чәчте.
-
Шикәр чөгендере чәчә башладык
Районда язгы чәчү старт алды. Беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы җир куенына бәрәкәтле орлыклар салу эшен башлады – үткән атнаның җомгасында агрофирманың Яңа Бүләк, Новотроицкое бүлекчәләренең һәрберсендә икешәр агрегат татлы тамыр чәчүгә кереште. Дүшәмбедән Теләнче Тамак бүлекчәсендә дә ике агрегат чәчүгә чыкты.
-
Туфрак эшкәртү тулы куәтенә бара
Чәчүгә төшәр алдыннан туфракны эшкәртүнең никадәр әһәмиятле булуын аграрийлар яхшы белә. Тукай районы басуларында дым каплату тулы куәтенә бара, бүгенге көнгә 27 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелде. Параллель рәвештә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру да алып барыла. Ә «Р-Агро» ҖЧҖ һәм крестьян-фермер хуҗалыклары иртә сабан культураларын чәчүгә дә керештеләр.
-
Орлыкка сорау зур
Уңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.