Туфрак эшкәртү тулы куәтенә бара
Чәчүгә төшәр алдыннан туфракны эшкәртүнең никадәр әһәмиятле булуын аграрийлар яхшы белә. Тукай районы басуларында дым каплату тулы куәтенә бара, бүгенге көнгә 27 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелде. Параллель рәвештә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру да алып барыла. Ә «Р-Агро» ҖЧҖ һәм крестьян-фермер хуҗалыклары иртә сабан культураларын чәчүгә дә керештеләр.
Без «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренең барышын күреп кайттык. 226 гектарлы басуны дүрт трактор иңли. Вилдановлылар дым каплатуга узган атнада керешкәннәр. Хуҗалыкның идарәчесе Ирек Вафин әйтүенчә, эш барлыгы 1757 гектарда башкарылырга тиеш, бүгенге көнгә бер мең гектардан артыграк мәйданда җир эшкәртелгән. Күпьеллык үлән басуларын тырмаларга ике берәмлек техника чыгарылган.
«Рәҗәп Гобәйдуллин, Фирзәр Шәфыйков, Әгъзәмнур Гайфетдинов, Владимир Винокуров, Илмир Шәфыйков, Ринат Гатиятуллин, Роберт Галимҗанов, Илдар Таһиров һәм Фәнзәр Шәфыйков – һәркайсы мактауга лаек, тәҗрибәләре, осталыклары җитәрлек. Без аларны басуларыбызның чын хуҗалары итеп күрәбез, чөнки иртә яздан кара көзгә кадәр кырдан кайтып кермиләр», – дип Ирек Фатыйхович тракторчылар эшеннән канәгать булуын белдерә.
Механизаторлар, узган елгы кебек, быел да беренче көннән үк ике сменага бүленеп эшлиләр. Аларга ике мәртәбә кайнар аш китерелә.
«Хуҗалыгыбызның 3 мең гектар җире бар, – дип дәвам итә Ирек Вафин, – шуның 474 гектарында көзге культуралар – бодай һәм арыш үстерәбез. Быел 530 гектар арпа, 400 гектар берьеллык үлән, 175 гектар кукуруз, 15 гектар тирәсе солы чәчү планлаштырылган. Хәзер эшкәртелә торган басуга рапс чәчеләчәк».
«Чәчүгә һава торышына карап керешәчәкбез, – дип фаразлый хуҗалык идарәчесе. – Җир тигез җитешә быел. Апрель ахырына арпа чәчәргә чыгарлык булыр. Узган елгы тәҗрибәгә карап, бик ашыкмаска кирәк дип саныйм, чөнки узган ел иң иртә чәчелгән басуда уңыш көтелгәннән кимрәк булды: 35-40 центнер урынына – 18 тирәсе».
Ирек Вафинның авыл хуҗа-
лыгында өч дистә еллык тәҗри-бәсе бар. Чәчүлек орлык әзерләү, ашлама туплау, аның туфракка тәэсир итү көче, уҗымнар күтәрелеп киткәч, көзге культураларны тукландыруга чыгачаклары, үсентеләр тармакланган вакытта да ашлаулары хакында тәфсилләп сөйли ул.
«Вилданов» КФХ терлекче-лектә дә уңышлы эшләп килә. Хуҗалыкта 1100 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 360ы савым сыерлар. Сөт буенча районда өченче урында баралар – бүгенге көндә бер сыердан 17,5 кг сөт савып алалар. Фермаларны реконструкцияләү, 300 башка исәпләнгән савым залы булдыру планнары бар.
Газинур Вилданов җитәкче-легендәге крестьян-фермер хуҗалыгы игенчелектә һәм терлекчелектә югары нәтиҗәгә ирешү юлларын эзли һәм таба. Газинур Миңнерахманович һәм аның кул астында эшләүче белгечләр, игенчеләр һәм терлекчеләр көндәлек тырыш хезмәтләре белән матур күрсәткечләргә ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев