21 апрель 2021 яңалыклары
-
Фитнес – файдалы шөгыль
Без Күзкәй авыл җирлеге өлкәннәре һәр көнне файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Кул эшләре түгәрәгенә йөреп, бер-беребездән кирәк-яракны бәйләргә өйрәнәбез.
-
Ихлас сөйләшү
Рамазан ае башланыр алдыннан мәчеттә «түгәрәк өстәл» узды. Анда Рамазан ае, иманлы балалар үстерүдә гаиләнең тоткан урыны, ислам тәрбиясе аша ана телен саклау турында сөйләштек. Әңгәмәдә районның имам хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов, укытучылар, мәчеттә дин сабаклары өйрәнү мәктәбенә йөрүчеләр катнашты.
-
«Туган телдә җырлый чишмә»
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Тукай районы оешуга 45 ел тулуга багышланган «Туган телдә җырлый чишмә» иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар смотр-конкурсында 23 авыл җирлегендәге үзешчәннәр, балалар бакчасы һәм мәктәпләр коллективлары, мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбльләр катнашты. Үткән атнада ике ай буена барган смотр-конкурска йомгак ясалды – гала-концерт Новотроицкое авылы мәдәният йортында үтте. Район җирлекләренннән 1000нән артык мәдәният сөюче кеше 500дән артык концерт номеры белән чыгыш ясады. Барлык җиңүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев котлады, бүләкләр тапшырды.
-
Вакантлы урын
Тукай районы конкурс комиссиясе 2021 елның 22 апреленнән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча беренче урынбасары муниципаль вазифасына конкурс игълан итә.
-
Туфрак эшкәртү тулы куәтенә бара
Чәчүгә төшәр алдыннан туфракны эшкәртүнең никадәр әһәмиятле булуын аграрийлар яхшы белә. Тукай районы басуларында дым каплату тулы куәтенә бара, бүгенге көнгә 27 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелде. Параллель рәвештә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру да алып барыла. Ә «Р-Агро» ҖЧҖ һәм крестьян-фермер хуҗалыклары иртә сабан культураларын чәчүгә дә керештеләр.
-
Кырык бишенчеләр
Районга Тукай исеме бирелгән 1976 елда барлыгы 500 никах теркәлгән булган. Кичә Князево авыл җирлегендә шуларның өчесен – 45 ел бергә гомер иткән Кавиевлар, Муратовлар, Ананиннар гаиләсен тәбрикләделәр.
-
«Күңел» радиосында – «Тукай авазы»
Тукай районы яңалыкларын хәзер «Якты юл» газетасын укып һәм «Күңел» радиосын тыңлап белергә була.