Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ихлас сөйләшү

Рамазан ае башланыр алдыннан мәчеттә «түгәрәк өстәл» узды. Анда Рамазан ае, иманлы балалар үстерүдә гаиләнең тоткан урыны, ислам тәрбиясе аша ана телен саклау турында сөйләштек. Әңгәмәдә районның имам хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов, укытучылар, мәчеттә дин сабаклары өйрәнү мәктәбенә йөрүчеләр катнашты. 

 – Рамазан ае – Коръән ае. Безгә бу айның бәрә-кәтенә ирешү өчен үз тормышыбызның рәвешен Коръән белән тәңгәл-ләштерергә кирәк. Ул дөреслек белән ялганны, чын вә хакны аеручы изге китап, – диде авылыбызның имам-хатыйбы Илнур Фәрхет-динов, сөйләшүне башлап җибәреп. – Рамазан аен унбер айның солтаны дибез. Бу ай бөтенесеннән дә кадерлерәк. Бу адәм баласыннан бик нык рухи әзерлек, ихтыяр көче сорый торган, бер үк вакытта изгелекләр кыла торган чор.
Җәмгыятебезнең терәге, гаиләләрнең умыртка баганасы булырдай иманлы балалар тәрбияләү, телебезне саклауда ислам сабакларының роле турында Җәүдәт хәзрәт хәдисләрдән үтемле мисаллар китереп, тормыштагы гыйбрәтле хәлләр белән бәйләп, уйланырлык итеп сөйләде. Әңгәмәдә катнашучылар да бу четерекле мәсьәләдә үз фикерләрен әйттеләр. Әгәр үсеп килүче буын һәм аларның ата-аналары иман саклый икән, җәмгыять тә төзек, тотрыклы булачак, туган телебез дә сакланачак, дип ассызыкланды очрашуда.
Изге Рамазан аен каршылап, мәчетебездә зур өмә дә үткәрелгән иде. Хатын-кызлар түшәмне, стеналарны, тәрәзәләрне ялт итеп юдылар, келәмнәрне чистарттылар, ир-егетләргә дә эш җитәрлек иде. Мәчет күршесендә яшәүче Кәүсәрия Кәбирова, өенә алып чыгып, барлык челтәр-пәрдәләрне юды.

Заһидә Нәбиуллина, ветеран журналист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев