Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фитнес – файдалы шөгыль

Без Күзкәй авыл җирлеге өлкәннәре һәр көнне файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Кул эшләре түгәрәгенә йөреп, бер-беребездән кирәк-яракны бәйләргә өйрәнәбез. 

Короновирус авыруы үпкә юлларын зарарлаганлыктан, аннан саклану, үпкә-тын юлларын чыныктыру максатында яңа елдан фитнес төркеме эшли башлады. Тренерыбыз Фәйрүзә Вәҗиевага рәхмәтебез зур. Күнегүләрнең нәтиҗәсен сизәбез, төркемгә йөрү-челәр дә арта бара.
Скандинавларча йөреш авылда биш-алты ел элек кергән иде. Вирус таралу куркынычы тугач, бераз туктап тордык, ә хәзер төркемебез кабат җыелды. Саф һавада күнегүләр ясыйбыз, рәхәтләнеп аралашабыз. Шулай итеп, бакча, кыр эшләренә дә көч җыябыз. Хәрәкәттә бәрәкәт дип борынгылар юкка әйтмәгән. Сәламәтлекне ныгыту гына түгел, күңел көрлеге өчен дә кирәк ул хәрәкәт.

Заһидә Нәбиуллина, ветеран журналист.
/ Фото Заһидә Нәбиуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев