Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Туган телдә җырлый чишмә»

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Тукай районы оешуга 45 ел тулуга багышланган «Туган телдә җырлый чишмә» иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар смотр-конкурсында 23 авыл җирлегендәге үзешчәннәр, балалар бакчасы һәм мәктәпләр коллективлары, мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбльләр катнашты. Үткән атнада ике ай буена барган смотр-конкурска йомгак ясалды – гала-концерт Новотроицкое авылы мәдәният йортында үтте. Район җирлекләренннән 1000нән артык мәдәният сөюче кеше 500дән артык концерт номеры белән чыгыш ясады. Барлык җиңүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев котлады, бүләкләр тапшырды. 

Смотр-конкурсның «Вокал» номинациясендә Князево урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар хоры (җитәкчесе Татьяна Старожук), Шилнәбаш авылы мәдәният йортының «Россияночка» вокал коллективы (җитәкчесе Мария Маратаева); «Хореография» номинациясендә Новотроицкое авылы мәдәният йортының «Яшьлек» хореография коллективы (җитәкчесе Рәсимә Зәкиева), Круглое Поле поселогы мәдәният йортының «Асылташ» хореография коллективы (җитәкчесе Галина Щелконогова), Күзкәй авылы мәдәният йортының «Хыял» хореография коллективы (җитәкчесе Роза Асылмәрдәнова); «Әдәби иҗат» номинациясендә «Тамырларым белән авылдан» шигыре өчен «Агросила. Челны-МПК» ҖЧҖ склад комплексы комплектлаучысы Исмәгыйль Ишалин; «Оригиналь жанр» номинациясендә «Татарстан – туган җирем» җыры өчен Калмия авылы мәдәният йортының Сәлимовлар гаилә ансамбле бүләкләнде. 
Оешмалар исеменнән катнашкан конкурсантлар – ялгыз башкаручылар: Тукай районы үзәк дәваханәсе хезмәткәре Регина Динмөхәммәтова һәм «Агросила» АҖнең «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ хезмәткәре Илдар Фатыйхов диплом белән бүләкләнде. 
Кичәнең иң кульминацион өлеше район мәдәниятен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен авыл җирлекләрен бүләкләү булды. Күзкәй авыл җирлеге беренче, Борды авыл җирлеге – икенче, Иске Абдул авыл җирлеге өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Тукай районында уңган-булган, мәдәният сөюче халык яши. Үткән шимбәдә Новотроицкое авыл мәдәният йортында узган гала-концерт моның шулай булуын тагын бер кат раслады. 

Реклама

Күбрәк фотоларны моннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X