Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырык бишенчеләр

Районга Тукай исеме бирелгән 1976 елда барлыгы 500 никах теркәлгән булган. Кичә Князево авыл җирлегендә шуларның өчесен – 45 ел бергә гомер иткән Кавиевлар, Муратовлар, Ананиннар гаиләсен тәбрикләделәр. 

Быел гаилә төзегән 45нче парның никахларын теркәү көне бүгенгә – 21 апрельгә туры килде. Кызыл Байрак авылы егете Гинар Нурмөхәммәтов Чаллы кызы Ландыш Нәбиуллинага өйләнә. Тантаналы чара район җитәкчеләре катнашында Иске Абдул җирлегендә үтә. 
Район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2021 ел башыннан районда 100дән артык сабый туган. Районда 45нче бәби Әҗмәкәй авылында Хаҗиевлар гаиләсендә аваз салган. Аларның бу өченче балалары. Көтеп алган нарасыйга Данил дип исем биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев