Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңыш ашлауга бәйле

Мул уңыш алуның төп шартларыннан берсе – минераль ашлама кертү. Алда көзге һәм язгы культураларны тукландыру эше тора. Бүгенге көнгә районда 11 мең тоннадан артык минераль ашлама тупланды.

Бу бер гектар чәчүлек мәйданга 92,1 килограмм тәэсир итү матдәсе туры килә дигән сүз. Дөрес, тәэсир итү матдәсе гектарына 20 килограмм хисабыннан гына ашлама сатып алган крестьян-фермер хуҗалыклары да бар, күрсәткечләрдә алар да исәпкә алына. Ә ашлама туплау әле дәвам итә. Узган ел минераль ашламалар бер гектарга 95 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән кертелгән иде. 
Туфракның уңдырыш-лылыгын саклау өчен, аны ашлаудан тыш, сидераль культуралар үстерү тәҗрибәсе кулланыла. «Кама агрофирмасы», «Кама Бекон» ҖЧҖ, «Парадиз» ҖЧҖ, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ пар басуларына сидератлар чәчү ысулын уңышлы кулланалар. Әлеге юл туфракта туклыклы матдәләр микъдарын бер гектарга 200 килограммнан артыграк туплау мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев