Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйләүләр әзерме?

Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда булып, җәйге лагерьларның әзерлеген тикшерде.

Тикшерүчеләр беренче чиратта саву җиһазлары, сөт суыту савытлары, кардаларда салам, су эчү җайланмалары булу-булмавына, көтүлекләрдә санитар нормалар үтәлешенә, ветеринария хезмәте күрсәтү, ясалма орлыкландыру пунктлары торышына игътибар иттеләр. Комиссия «Вилданов Г.М.» крестьян-фермер хуҗалыгында малларның җәйләүгә тулы әзерлек белән чыгарылуын, моның өчен бик күп эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. «Гигант» ҖЧҖ белән «Р-Агро» ҖЧҖ җәйге лагерьлары шулай ук малларны кабул итәр өчен тиешенчә әзерләнгән. Ә менә «Ярыш» ҖЧҖдә бетерелергә тиешле кимчелекләр күренде. «Биклән» агросәнәгать комплексы лагерьларының әзерлеге дә тулы түгел. Биредә кардаларны чистартып салам кертәсе, сыер саву урыннары көйлисе, эшләүчеләр өчен шартлар булдырасы бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев