Сыйфатка игътибар җитәрлек булсын
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә җитәкчеләр язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләштеләр. Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белдергәнчә, район аграрийларының техника потенциалы бер тәүлектә 2,5-3,0 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә.
Тукай районында бүгенге көнгә планлаштырылган мәйданнарның 76 проценты чәчелгән инде. «Иртә сабан культуралары 28 мең 232 гектарда чәчелде, бу планның 82 процентын тәшкил итә. Арпа белән солы чәчү тәмамланып килә. «Кама» агрофирмасы шикәр чөгендере чәчүне төгәлләде. «Ярыш» ҖЧҖ, «Р-Агро» ҖЧҖ, «Миңнехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгы сабан культураларын чәчүне бетереп, калган хуҗалыклар да алар артыннан калышмаска тырышып эшлиләр», – дип сөйләде киңәшмәдә идарә башлыгы.
Бер еллык үләннәр 4905 гектарда, ягъни пландагы мәйданнарның 91 процентында чәчелгән. «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» белән «Ирек» җитештерү кооперативы, «Р-Агро» ҖЧҖ силос культуралары чәчүдә актив эш башлаганнар.
Май уртасына, ягъни тагын бер атнадан хуҗалыкларның күпчелеге чәчү кампаниясен төгәлләячәк. «Быел һава шартлары да уңай килде, дым җитәрлек булганга, басулар яшәреп килүен күрәбез», – диде Рәшит Василович. Ул тагын: «Чәчүдә җибәрелгән хаталарны төзәтеп булмый», – дип урыннардагы җитәкчеләргә һәм белгечләргә сыйфат мәсьәләсендә аеруча игътибарлы булырга кушты.
Район басуларында көзге уҗымнар начар кышлаган участоклар яңадан эшкәртеп чәчелә. Көзге культураларның яраксызга чыгуын аграрийлар технологияләрнең бозылуыннан күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев