Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда күпме сөт савыла

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 майга район буенча көнлек тулаем савым 95,5 тонна тәшкил итә. Бу узган елгыдан 9,5 тоннага артык. Бүгенге көндә бер сыердан уртача 18,1 килограмм сөт савып алына. Һәр көнне фермалардан 90,5 тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 14,5 тонна сөт заводларга озатыла.

Сөт җитештерүдә лидерлыкны Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе белән «Ирек» җи-тештерү кооперативы тота: аларда тәүлеклек савым узган елгыдан артык. Соңгы ике айда «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы күрсәткечләре яхшыра бара. «Ярыш»та кимчелекләр бетерелә барып, хуҗалык сөт саву күләмен узган елгы дәрәҗәгә җит-керде, ләкин әле тотрыклы үсешкә ирешү өчен терлекчеләргә тагын да тырышырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев