Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлыкка сорау зур

Уңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

– Заманча орлыкчылык заводында хәзерге вакытта нинди эшләр башкарыла? 
– Безнең территориядә уҗым бодае белән язгы бодай, арпа, борчак, рапс, горчица, люцерна орлыгы җитештерелә. Заводта бөртекле һәм кузаклы культураларның элиталы һәм суперэлиталы яңа сортларын булдыру, яңа технологияләр кертү буенча байтак эш башкарылды. Нәтиҗәдә, югары репродукцияле орлык җитештерәбез һәм реализациялибез. 

– Кадрлар барысын да хәл итә дигән тәгъбир бар. Бу яктан сездә эшләр ничегрәк тора?
– Сыйфатлы орлык җитеш-терү – җаваплы хезмәт. Орлыкчылык тармагында хезмәт сөйгән кешеләр генә эшли ала. Бездә андый хезмәткәрләр бихисап. Җиде елдан артык орлыкчылык тармагында хезмәт куйган Илгизәр Габдрахманов элиталы орлык склады машинисты булып эшләде. Ул әле күптән түгел генә Кама агрофирмасының башка тармагына эшкә күчте. «Кама» агрофирмасына килгәнче «Мәгариф» хуҗалыгында механик булып эшләгән Илгизәр Габдрахманов дистәләгән орлык чистарту-калибрлау машиналарын карап, ремонтлап торды. Илгизәр абый «ОВС-25» машинасына өстәмә тузан җыйдыргыч урнаштырды, шуның белән эшчеләргә уңайлыклар тудырды. ПС-10 машинистлары Динар Гыйльфанов, Рафаэль Шакировлар заводтагы бөтен эшне дә беләләр, җиренә җиткереп башкаралар. Хезмәт ветераны Любовь Майорованы яшьләргә үрнәк итеп куябыз, аның кызы Настя да биредә эшли. Саный китсәң, күп бездә эшсөярләр. 

– Айбулат Мөнирович, завод каршында орлыкка дип килгән дистәләгән КамАЗ машиналарының тезелеп торуы сездә җитештерелгән орлыкка ихтыяҗның зур булуын аңлатамы? 
– Орлыкны реализацияләү буенча бернинди дә проблема юк. Бүгенге көнгә 11 мең тонна чәчүлек орлык саттык. Үз районыбызда эшләп килүче хуҗалыкларны һәм КФХларны, Сарман, Зәй районнарын тулысынча, Мөслим, Азнакай, Түбән Кама, Минзәлә районнарын өлешчә чәчүлек орлык белән тәэмин итәбез. Республиканың башка районнарындагы крестьян-фермер хуҗалыклары да бик теләп ала бездәге орлыкны. Көн саен 600-700 тонна чәчүлек орлык төяп озатабыз. Август, сентябрьдә – уҗым бодаен, ә яз көне сабан бодаен, арпа, борчак һәм техник культураларны сатабыз. 20 марттан башлап иген культураларын язгы чәчү өчен әзерли башладык. Язгы кыр эшләре башлану алдыннан һәм урып-җыю чорында заводыбыз чын-чынлап икмәк өчен көрәш мәйданына әйләнә. Заводта тәүлек буе эш кайный.

– Безнең җирлектә кайсы сортларны үстерүгә өстенлек бирелә?
– Ел елга охшамый. Корылыкка түзә, кышны җиңел кичерә торган культураларга һәм югары уңыш бирә торган сортларга өстенлек бирәбез. Аграрийлар сабан бодаеның «Ульяновская-105» сортын, ә уҗым бодаеның «Умка», «Скипетр» сортларын яратып алалар. Үзебезнең мәйданчыкта каты бодай үстерү буенча тәҗрибә үткәрәбез.

– Карабодай орлыгы җитештерүгә ничек карыйсыз?
– Без бу эшне башладык. Үткән ел орлыкка чәчтек, җирлегебездәге 4-5 хуҗа-лыктан һәм Азнакайдан килеп сатып алдылар. Быел да орлык өчен чәчәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тырышып эшләгән кешеләр турында язылган материалны укыйсы килеп тора. Менә ипекәй үстерүчеләр шулар бит инде ул. Орлыкны кайгыртучылар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ял иткән арада Айбулат Якупов эшчеләре белән аралашырга җай тапкан. Бик яхшы бит инде бу. Шулай матур итеп эшләргә язсын бөтен коллективка.

      • аватар Без имени

        0

        0

        әзрәк ял да итеп алу кирәк. Тәнәфес вакытында матур итеп фотога төшкәннәр. молодцы.