Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермер хуҗалыкларында эш гөрли

Районда 52 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкару каралган. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 600 кеше 2021 ел уңышы өчен язгы көннең һәр минутын файдалы үткәрү өчен бөтен көчен куя. Хәзерге вакытта басу-кырларда 30 чәчү комплексы, 44 чәчү агрегаты, 276 трактор, 100дән артык йөк машинасы эшли. Кайбер хуҗалыкларда, аерым алганда, «Ярыш» ҖЧҖ, «Кама-Бекон» ҖЧҖдә, «Миңнехуҗина» КФХда эш ике сменада оештырылган. Бүген район буенча 8150 гектарда арпа, 320 гектар җирдә солы, 665 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, «Кама» агрофирмасының 4 агрегаты 1 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере чәчте.

– Язның бер көне ел туйдыра, дигән ата-бабаларыбыз. Көннәр матур торганда, җирдә дым булганда, орлыкны җир куенына салып калырга тырышабыз, – ди Мусабай-Завод авылыннан КФХ җитәкчесе Рушан Гайниев. – 300 гектар сөрүлек җирне ике ДТ тракторы белән көздән бик яхшы итеп язгы чәчүгә әзерләп калдырган идек. Шушы мәйданның 260 гектарында арпа, 40 гектарында бодай чәчәргә көздән үк планлаштырдым. Бүгенге көнгә 120 гектар җирдә арпа чәчтек. Көздән үк «Кама» агро-фирмасының орлык заводыннан чәчүлек материал алып куюым да вакытны янга калдырды. Яз көне ашламаның бәясе арта, шуңа күрә анысын да көздән хәстәрләдем, – дип хуҗалык итү юллары хакында сөйли фермер. 
Күпләп мал-туар тоткан кешенең, бигрәк тә фермерларның, сөрүлек җирләре булу бик мөһим. Чөнки мал азыгы – фураж ясау өчен арпаны, бөртекле ашлыкны үзең үстерәсең. Әле шуңа өстәп печәнлек җирең дә булса! 
– Район башлыгы 
Фаил Камаевка рәх-
мәтем чиксез – бөр-текле ашлык культуралары чәчү өчен җир алуда ярдәм итте. Ә инде печәнлек җи-ренә килгәндә, 20 гектар мәйданда берьеллык үлән үстерәм. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева авыл халкы белән җыен уздырды – бертавыштан җир бирергә дигән карар кабул ителде. Фәридә Әхмәтовнага, авылдашларыма рәхмәт, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтемне бәяләүләре, эшемне хуплаулары өчен, – ди Рушан Гайниев.
Рушан җиде ел элек ит токымлы үгезләр үстереп сата башлаган. Бүгенге көндә 50 баш сугымлык үгезе бар, 20 баш тана, 200 баш сарык асрый. Терлекчелектә төп терәге – гаиләсе: әнисе Рәхимә ханым һәм тормыш иптәше Гүзәл 25 баш савым сыердан алынган сөтнең бер өлешен сепаратор аша үткәрәләр. Гүзәл көн саен өсте алынмаган сөт һәм сөт эшләнмәләрен – каймак, эремчек, катыкны район җирлегендәге поселокларга, Яр Чаллыга илтеп сата. Алар җитештергән сөт продукциясенә ихтыяҗ зур.
– Мал асрау, кырчылык, игенчелек бергә барырга тиеш. Үгез ите саткан акчага авыл хуҗалыгы техникасы булдырдым. Шушы язда яңа чәчү агрегаты – чәчкеч, дым каплату өчен каток сатып алдым. Чәчү агрегатларында эшләүче Магомед Мукаев, Альберт Петров, Рамил Кәримов – тәҗрибәле механизаторлар, техникага сак карыйлар, орлыкның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмиләр. Шәхси хуҗалыкларында эш-ләгән кебек хезмәт куялар. Үзең генә олы хуҗалык белән идарә итеп уңышка ирешеп булмый ул. Кайвакыт, сөтчелек тармагы мәшәкатьле, дигән уйлар да килә. Аннары, әнием белән хатыным уңган-булган, барысына да өлгерәләр дип эшебезне дәвам итәм, – ди Рушан Гайниев. 
Терлекчелектә ел әйләнәсенә эш туктап тормый. Язгы кыр эшләре, печән өсте, урып-җыю чоры – бер-бер артлы тезелеп эшче кулларны көтеп тора. Шундый мәшәкатьле тормышны яшәү рәвеше иткән, тормыштан тәм табып, эшнең кадерен белеп яши белүчеләр булганда басу-кырларыбыз «кысыр» калмас, фермалар мал-туар белән тулып торыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев