30 апрель 2021 яңалыклары
-
Велосипедта йөрү кагыйдәләре
Әлеге кагыйдәләрне балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә белергә тиеш!
-
Армиядә хезмәт итү – абруй
Князево мәдәният йортында «Армиягә чакырылучы көне» – «Сиңа да, миңа да Россиягә хезмәт итү язган» дигән тантаналы кичә узды.
-
Аграрийлар игътибарына:сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк
Тоякларны профессиональ чистарту - эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы. Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны профессиональ лекалалар буенча чистарталар.
-
Үтемлерәк чаралар эзләргә мәҗбүрбез
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында сүз һәлакәтләрне кисәтү турында барды.
-
Яллар имин узсын
Алда торган бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен бозуны кисәтү өчен әзерлек чаралары күрелә. Террорчылыкка каршы тору комиссиясе һәм оператив төркеме утырышында сүз шул хакта барды.
-
Гөлназ Апусова – җиңүче
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында тәрбиячеләр арасында методик эшкәртмәләр һәм автор уеннары бәйгесе үтте.
-
Фермер хуҗалыкларында эш гөрли
Районда 52 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкару каралган. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 600 кеше 2021 ел уңышы өчен язгы көннең һәр минутын файдалы үткәрү өчен бөтен көчен куя. Хәзерге вакытта басу-кырларда 30 чәчү комплексы, 44 чәчү агрегаты, 276 трактор, 100дән артык йөк машинасы эшли. Кайбер хуҗалыкларда, аерым алганда, «Ярыш» ҖЧҖ, «Кама-Бекон» ҖЧҖдә, «Миңнехуҗина» КФХда эш ике сменада оештырылган. Бүген район буенча 8150 гектарда арпа, 320 гектар җирдә солы, 665 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, «Кама» агрофирмасының 4 агрегаты 1 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере чәчте.
-
Чернобыльчеләргә хөрмәт
Чернобыль атом электростанциясендә булган техноген катастрофаны ликвидацияләүдә катнашкан тукайлыларны һәм вафат булган чернобыльчеләрнең тол калган хатыннарын район хакимиятенә чакырып хөрмәтләделәр.
-
Иммунизация атналыгы
Бөтендөнья cәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 26 апрельдан 2 майга кадәр иммунизация атнасы үткәрелә. Әлеге чарадан район да читтә калмады.
-
Вакантлы урын
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 2021 елның 30 апреленнән Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлеге башлыгы урынбасары вазифасына конкурс игълан итә.
-
Өстәмә яллар
Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә 1-10 май көннәре тоташтан ял көннәре дип игълан ителде.
-
Җиңү диктанты
Кичә, 29 апрельдә, тукайлылар «Җиңү диктанты» («Диктант Победы») дип аталган, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган халыкара тарихи диктант язу акциясенә кушылды.