Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чернобыльчеләргә хөрмәт 

Чернобыль атом электростанциясендә булган техноген катастрофаны ликвидацияләүдә катнашкан тукайлыларны һәм вафат булган чернобыльчеләрнең тол калган хатыннарын район хакимиятенә чакырып хөрмәтләделәр.

Районда Чернобыль фаҗи-гасе нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан ир-атлар һәм тол калган хатыннар – барлыгы 26 кеше яши. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев: 
– Күзгә күренми торган дошман – радиация күпләгән кешенең гомерен өзде, бер-ничә буынга төзәтеп булмаслык зыян салды. Аварияне ликвидацияләүчеләр гомерләрен һәм сәламәт-лекләрен куркыныч астына куйды. Сезнең батырлык һәм фидакарьлек фаҗиганең масштабын киметергә ярдәм итте. Сез – геройлар. Барыгызга да район хакимияте һәм барлык халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Чернобыльдә зур дозада нурланыш алу сәбәпле бу дөньядан киткәннәрне дә искә алыйк, – диде.
– Яшерен-батырын түгел, чернобыльчеләр арасында тулысынча саклык чараларын күрмичә эшкә керешүчеләр дә булды. Алар катастрофа вакытында ни рәвешле саклык чарасын күрергә кирәклеген дә белмәде. Без тиз арада янгынны сүндерергә, фаҗига булган урыннан халыкны эвакуацияләргә тырыштык. Андый чакта ир-ат ил, халык алдындагы бурычы турында гына уйлый. Яшь, сәламәт кешеләргә яшәргә дә яшәргә иде бит, югыйсә. Нишлисең, дөньяда төрле катаклизмнар булып тора – ир-егет андый чакта кул кушырып утыра алмый, – диделәр чернобыльчеләр. 
Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре батыр якташларыбыз хөрмәтенә концерт күрсәтте. Кичәгә килгән чернобыльчеләргә, тол хатыннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылды. «Бу чараны үткәрү энәсеннән-җебенә чаклы уйланылган булуы белән күңелне үстерде. Концерт барышында тирән мәгънәгә ия җырлар яңгырады. Районыбыз артистларының чыгышын бик яратып карадык», – диделәр кунаклар. 

/ Фәнис Ихсанов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев