Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядә хезмәт итү – абруй

Князево мәдәният йортында «Армиягә чакырылучы көне» – «Сиңа да, миңа да Россиягә хезмәт итү язган» дигән тантаналы кичә узды. 

Шушы язда билләренә солдат каешы буачак егетләр белән очрашуга Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев, Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Барый Минһаҗев килгәннәр иде. Кичәдә шулай ук Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Гүзәл Гаффарова катнаштылар. Армия сафларына алыначак егетләрне тәбрикләргә хәрби хәрәкәт-ләрдә катнашкан ветераннар да, ата-аналар, укытучылар һәм мәктәп укучылары, авыл кешеләре дә җыелган иде. 
Тантананы Илфак Бариев ачты. «Армиядә хезмәт итү егетләр өчен һәрвакыт абруй булып саналды, – диде ул. – Сезнең дә чиратыгыз җитте. Ватанның лаеклы сакчылары булырсыз дип ышанабыз». 
Булачак солдатлар залга «Прощание славянки» маршы астында ветераннар белән бергә үттеләр. Хәрби комиссариат вәкиле Барый Минһаҗев: «Армиядә хезмәт итү ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Ул тормышта иң кыен хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтә», – дип, егетләргә хәрби чыныгуның мөһимлеге турында сөйләде. Аның билгеләп үтүенчә, Тукай районы егетләре сәламәт булулары, хәрби белгечлек алуга әзерлекләре белән аерылып торалар. Хәрби командирлары аларны мактап рәхмәт хатлары җибәрәләр. Барый Минһаҗев халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын да искә алды, егетләрне бабаларының рухына тугры булырга өндәде. 
Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, армиягә чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Яшьләрне күптән түгел хезмәт итеп кайткан Артур Исманов та сәламләде. Улы Дмитрийны армиягә озатырга әзерләнүче Ольга Сафонова шулай ук егетләргә хәерле юллар, имин еллар теләде. Булачак солдатларга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов белән Князево авылының Святитель Николай Чудотворец храмы настоятеле отец Александр хәер-фатихаларын бирделәр. «Лебедушка» балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән мәктәп укучылары да армиягә алыначак абыйларына: «Яхшы хезмәт итеп кайтыгыз», – дигән теләкләрен җиткерделәр. Егетләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. 
Хәрби хезмәткә җыену-чыларның кызлар кулыннан бер уч туган җир туфрагын алуы беркемне дә битараф калдырмады. «Ул сезнең күңел-ләрегезне җылытып торсын, хәвеф-хәтәрдән сакласын», – дигән сүзләр залда утыручыларның керфекләрен чылатты. 
Солдатка китәчәк яшь-ләр исеменнән сүз алган Алексей Ветошкин Тукай районы егетләренең яхшы хезмәт итәчәкләренә ышаныч белдерде. 
Хәерле сәгатьтә, егет-ләр! Исән-имин кайтыгыз! 

Тамара Тузеева, мәдәният йорты директоры.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев