Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Үтемлерәк чаралар эзләргә мәҗбүрбез

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында сүз һәлакәтләрне кисәтү турында барды. 

Узган ял көнендә булган фаҗига бөтен районны тетрәнергә мәҗбүр итте. Яңа поселогы үсмерләренең мопедта барганда автомобильгә бәрелүе, берсенең фаҗигадә гомере өзелүе, икенчесенең хастаханәдә авыр операция кичерүе турында ишетеп, һәркайсыбыз борчылды. «Әлеге резонанслы вакыйга мәсьәләгә карашны үзгәртергә этәргеч бирә. Без эшлибез, ләкин соңгы аянычлы хәл тагын да үтемлерәк чаралар эзләргә мәҗбүр итә», – дип белдерде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин утырышта катнашкан авыл җирлеге башлыкларына һәм мәктәп директорларына мөрәҗәгать итеп. Районның барлык мәктәпләрендә балалар һәм ата-аналар белән максатчан эш алып барылачагына басым ясады. Әлеге юнәлештә эшләүнең юл картасы әзерләнүен белдерде. 
Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев 2021 елда булган юл һәлакәтләре турында белешмә биреп кенә калмыйча, аларның сәбәпләрен дә күрсәтте. «Узган ялларда районда булган 4 юл-транспорт һәлакәте бер үсмернең үлеменә, 6 кешенең зыян күрүенә китерде. 24 апрель көнне булган фаҗигадә гомере өзелгән һәм имгәнгән үсмерләрнең йөртү таныклыгы юк. Бу очракта аларның ата-аналарына сораулар бар. Балаларына мопед алып бирүләре бер хәл, аларның караңгы кичтә мопедка атланып юлга чыгып китүенә битараф калулары исә берничек тә аклап булмый торган икенче хәл. Әти-әниләр үз балаларын фаҗигале үлемгә дучар итә. Малайлар башларына каска да кимәгән бит», – дип ачынып сөйләде Шамил Мирсәетович. Ул авыл җирлекләрендә юл билгеләренең җитмәвен күрсәтеп үтте. «Асфальт түшәдек тә, эш бетте түгел. Җәяүлеләр өчен кичүләр күрсәтелмәгән урыннар бар. Юл тамгалары билгеләүне 2021 елга эш планына кертергә тәкъдим иттек. Әлегә үзгәреш юк», – диде. Авыл җирлекләре башлыкларын хокук саклау органнары белән тыгызрак элемтәдә торырга өндәде. 
Квадроцикллар, мопедлар, самокатлар сатып алган очракта ата-аналар үзләренең һәм балаларының җаваплылыгы турында белеп торырга тиеш. Бу очракта мәктәп тә читтә кала алмый. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев проблеманың әнә шул ягына аеруча басым ясады. «Ата-аналарны бергә җыеп аңлату гына аз, һәркайсы белән аерым сөйләшергә кирәк. Кагыйдә бозу очракларына битараф калырга ярамый. Кисәтегез, реакция булмаса, тәэсир итү юлларын эзләгез», – дип мәктәп директорларына киңәшләрен бирде Илфак Шамилович. 
Комиссия утырышында мототранспортка ия гаиләләрнең исемлеген булдыру, алар белән даими эшләү, мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге дәресләре үткәрү мөмкинлекләрен өйрәнергә кушылды. Эшне балалар бакчасыннан башлау тагын да отышлы булачак, чөнки кечкенәдән юл йөрү тәртипләрен белеп һәм үтәп үскән бала машина руле артына утыргач та кагыйдәләрне бозмаячак, дип фикер алыштылар утырышта катнашучылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев