Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яллар имин узсын

Алда торган бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен бозуны кисәтү өчен әзерлек чаралары күрелә. Террорчылыкка каршы тору комиссиясе һәм оператив төркеме утырышында сүз шул хакта барды. 

Күзәтчелек көчәя, тәртип саклауга авыл җирлекләре активы, ирекле халык дружинасы (ДНД) да кушыла. Әйтик, 2 майда Олы көн – Пасха бәйрәм ителә. Ун храмда гыйбадәт кылулар узачак. 8 майда авыл җирлекләрендә Җиңү көне уңаеннан тантаналар оештырыла. Бәйрәм-нәр имин үтсен өчен хокук сакчыларының күзәтүе оештырыла. Район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Андрей Пономарев авылларда яшәүчеләрне хокук саклаучылар белән элемтәдә торырга өндәде. Мисал өчен, исерек килеш руль артына утыручылар очраса, бу хакта авыл җирлеге башлыгына яисә ЮХИДИга хәбәр бирергә кирәк. 
1-3 май көннәрендә зиратларга чыгу оештырыла. 9 майда Новотроицкоеда район күләмендә Җиңү бәйрәме билгеләп үтелә. Авыл җирлеге башлыкларына һәрвакыт уяу булырга туры килә, чөнки авылларда яшәүчеләрне алардан да яхшы белүче юк. Урыннарда профилактика эше ничек оештырыла соң? Бу сорауга җавап рәвешендә утырышта катнашучылар Круглое Поле һәм Иштирәк авыл җирлекләре башлыкларының чыгышларын тыңладылар. Круглое Поле зурлыгы буенча районда өченче урында тора. Җирлек башлыгы Эльмира Низамиева сөйләвенчә, поселоктагы буш йортлар – исәптә, подвал һәм чормалар – йозакта, мәчет һәм чиркәүнең иминлек паспортлары бар. Тәртип сагына ДНД чыга. Иштирәктә дә мәчетнең иминлек паспорты әзерләнә, бәйрәмнәрдә ДНД эшли. Гөлнара Гарифуллина белдергәнчә, җирлек халкы тотрыклы имин тормыш алып бара.
Мәктәпләрдә балалар белән эшләү мәсьәләсенә утырышта аерым игътибар бирелде. Беренчедән, балалар иминлеген тәэмин итү өчен, мәктәп бинасына кергәндә металл тикшергеч кенә түгел, турникет та булдыру кирәклеге әйтелде. Икенчедән, үсмер-ләрне интернетның тискәре йогынтысыннан саклау зарурлыгына басым ясалды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев