Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү киң колач белән бара

Район буенча чәчү эшләрен быел 52 мең гектарда башкару планлаштырылган. Бөртеклеләр 33100 гектар мәйданда, техник культуралар – 8946 гектарда, азык культуралары – 9558 гектарда, бәрәңге һәм яшелчә 240 гектарда булачак. 

Хәзерге вакытта кырларда 36 чәчү комплексы, 44 тагылма агрегат, 276 трактор, 100дән артык йөк машинасы эшли. Бүгенгә район буенча барлыгы 26 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу – планлаштырылган мәйданның яртысыннан артыгы. Күпчелек хуҗалыклар, КФХлар арпа, борчак чәчүне төгәлләделәр һәм язгы бодай чәчүгә керештеләр. «Кама» агрофирмасында 2800 гектардан артыграк җирдә шикәр чөгендере чәчелде. Һава торышы яхшы булса, атна азагына шикәр чөгендерен чәчү тәмамланыр дип көтелә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев