"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында 1-3 май ялларында һәр авыл җирлегендә зират өмәләре үтте. Әлеге игелекле эштә район буенча 1350ләп кеше катнашты. «Зират территорияләрендә бик күп эшләр башкарылды. Халык актив булып өмәләргә чыкты», – дип барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров хакимияттә ясаган чыгышында.
Бүген районда бер сыердан уртача 18 килограмм сөт савыла һәм тәүлеклек тулаем савым 95 тонна тәшкил итә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтү кысаларында ветераннарны, сугыш елы балаларын тәбрикләүләр дәвам итә. «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Шәймиев та әлеге чарага кушылып, Тукай районы ветераннарына үз бүләкләрен ясады.
Яз фасылы ел да алып килә торган күренешләрнең берсе – юлларда хасил булган чокыр-чакырлар. Аларның машинада йөрергә уңайсызлап, күрер күзгә күңелсез булып озак тормавы хәерле, әлбәттә. Шуңа күрә ел саен апрель аенда асфальт юлларның чокырларын ямау хәстәре күрелә дә инде.
Район җирлегендә эшләп килүче 23 мәктәп һәм 27 балалар бакчасы ел саен бакча участокларында яшелчә культуралары һәм яшел тәмләткечләр үстерә.
Тукай районы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
Район үзәк дәваханәсеннән хәбәр итүләренчә, май бәйрәмнәрендә дә җирлегебездә яшәүче халыкка ковидка каршы вакцинация ясау эше туктатылмый.
Район буенча чәчү эшләрен быел 52 мең гектарда башкару планлаштырылган. Бөртеклеләр 33100 гектар мәйданда, техник культуралар – 8946 гектарда, азык культуралары – 9558 гектарда, бәрәңге һәм яшелчә 240 гектарда булачак.
Май аена намаз вакытлары
0