Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Квадрат метр түгел, сыйфат мөһим

Яз фасылы ел да алып килә торган күренешләрнең берсе – юлларда хасил булган чокыр-чакырлар. Аларның машинада йөрергә уңайсызлап, күрер күзгә күңелсез булып озак тормавы хәерле, әлбәттә. Шуңа күрә ел саен апрель аенда асфальт юлларның чокырларын ямау хәстәре күрелә дә инде. 

Тукай районының эчке юлларын «Стройресурс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карап тота. Әлеге оешма эшчеләре бүгенге көндә авыл урамнарындагы юлларның чокырларына асфальт түшиләр. 
– Юл ямау эшен май-ның беренче ункөнле-гендә төгәллибез, – ди участок башлыгы булып эшләүче Данил Закуров. – Апрельнең 20сеннән керешкән идек. Быелгы сезонда район террито-риясендә барлыгы 1500 кв. метр мәйданда чокырлар ямала. 
Данил Наил улы бел-дергәнчә, эш узган елгыдан кызурак темпта бара. Узган сезонда бер бригада җәлеп ителгән булса, бүгенге көндә өч бригада – 18 кеше чыккан. «Алар барысы да үзебезнекеләр, шушы хезмәттә тәҗрибәләре бар», – дип Бәткедәге участокта эшләүче Михаил Кузьмин, Денис Ермаков, Виктор Савченко, Алексей Саппаровларны мактап телгә алырга онытмый участок башлыгы. 
Данилның үз тәҗри-бәсе дә дистә елдан артык. «Юл ямау карап торганда әллә ни катлаулы түгел кебек, – дип хезмәтенең нечкәлекләрен аңлата ул. – Башта асфальт юлның чокырланган участоклары билгеләнә. Проблемалы урыннар чүп-чар һәм вак таштан, тузаннан арындырыла. Аннары чокырларның читләре һәм төбе битум эмульсиясе белән эшкәртелә дә асфальт тутырып тыгызлана. Асфальт юлларның ярылган урыннарын да, яңгыр сулары тирәнәйтеп, киңәйтеп өлгергәнче, яз көне ялгап-ямап чыгабыз. Гади генә тоелган шушы эшләрне җиренә җиткереп үтәргә кирәк, чөнки беренче урында квадрат метрлар түгел, сыйфат тора». 
Әлеге сезонлы эшне башкарып чыгу өчен барлыгы йөз кубометр асфальт кирәк икән. Аны эш бара торган мәйданнарга Чаллыдагы заводтан 6 кубометр сыешлы махсус йөк машиналары алып килә. Юл төзүчеләр эшне һәр көнне параллель рәвештә ике авылда алып баралар: берсендә чокырлар ямалганда, икенчесендә мәйданнарны әзерли торалар. Без Бәткегә килгәндә, юл ремонтлаучылар бригадасы биредәге участокны тәмамлап, Круглое Полега күчәргә әзерләнә иде. 
«Транспорт хәрәкәте интенсиврак булган саен, чокырлар хасил булу ихтималы арта, – дип дәвам итә Данил Закуров. – Шуңа күрә эрерәк торак пунктларында юлларның да тизрәк таушалуы табигый. Быел Олы һәм Кече Шилнә, Белоус, Әҗмәкәй, Калмаш, Боерган, Күзкәй, Новотроицкое авылларында, Комсомолец, Яңа поселокларында урамнарның чокырлары ямалды инде. Ә алдагы дүрт-биш көн эчендә Теләнче Тамак, Биклән, Мәләкәс, Иске Дөреш, Борды, Җәйләү авылларының юлларын ямап чыгу планлаштырылган». 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X