Мәңгелек йортыбыз чиста булсын
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында 1-3 май ялларында һәр авыл җирлегендә зират өмәләре үтте. Әлеге игелекле эштә район буенча 1350ләп кеше катнашты. «Зират территорияләрендә бик күп эшләр башкарылды. Халык актив булып өмәләргә чыкты», – дип барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров хакимияттә ясаган чыгышында.
Территорияләр корыган үләннән арындырылды, агачлар киселде. Зиратлар эченнән барлыгы 1 мең кубометрдан артык чүп чыгарылды, 73 техника эшләде. Әйтик, Мәләкәс, Иске Җирекле, Калинино җирле пунктлары зиратлары гына да 150 куб метр чүптән арындырылды. Кыскасы, һәр авылда кызу эш барды.
Рөстәм Закиров авылларны 9 Май бәйрәменә әзерләүгә дә тукталды. Бәйрәмгә кадәр барлык обелискларны тәртипкә китереп, һәйкәл тирәләрен җыештырып куярга кирәк, диде ул.
/ Фотолар район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев