Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Прививканы авылда ясыйлар

Район үзәк дәваханәсеннән хәбәр итүләренчә, май бәйрәмнәрендә дә җирлегебездә яшәүче халыкка ковидка каршы вакцинация ясау эше туктатылмый.

Алдан билгеләнгән график буенча вакцинацияләү авылларда башкарыла. Табиблар Теләнче Тамак, Күзкәй, Биклән, Түбән Суыксу авыл җирлекләренә чыкты инде. 5 майда – Круглое Поле һәм Яңа поселокларында, Калмаш, Яңа Сарайлы, Калмия, Күзкәй авылларында; 6 майда – Иске Җирекле, Мәләкәс авылларында, Нефтебаза поселогында; 7 майда – Күперле, Мусабай-Завод, Кызыл Байрак авылларында, Сосновый Бор поселогында; 8 майда «Татарстан» совхозы поселогында; 10 майда – Круглое Поледа, Бәтке авылында прививка ясау оештырыла. Халыкка бу төр хезмәт күрсәтү буенча җаваплы табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары билгеләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев