Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Ветераннарга нефть компаниясеннән бүләк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтү кысаларында ветераннарны, сугыш елы балаларын тәбрикләүләр дәвам итә. «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Шәймиев та әлеге чарага кушылып, Тукай районы ветераннарына үз бүләкләрен ясады.

Компания вәкиле Лидия Мозаффарова райондагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котлады, өлкәннәр белән аралашты, аннары азык-төлек җыелмалары тапшырды. Лидия Мозаффарованы районның «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева озатып йөрде.
Ветераннарыбыз һәм аларның гаиләләре һәр елны үзләрен искә алганы, игътибары өчен Тимур Шәймиевка рәхмәтләрен белдерделәр. 

/ Фото «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев