Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Һәркем үз урынында җаваплы
Язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм нәтиҗәле башкарып чыгу өчен бүген нинди шартлар үтәлергә тиеш? Агросәнәгать тармагында эшләүчеләр язгы чәчү алдыннан кайсы юнәлешләргә аерым игътибар бирә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе план-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин әнә шул сорауларга җавап бирде.
-
Язгы эшләргә – сәйдәшлеләр үрнәгендә
Районда язгы кыр эшләренә старт бирелде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе»нә җыелып киңәшләштеләр. Сәйдәшлеләрнең эш оештыру үрнәге белән таныштылар. Россельхозцентр белгечләренең киңәшләрен тыңладылар.
-
«Миңнехуҗина» фермер хуҗалыгында үләннәрне тукландыралар
Бакчасарай авылындагы «Миңнехуҗина М.Н.» фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә кереште.
-
«Ярыш» язгы чәчүгә әзер
«Ярыш» хуҗалыгы механизаторларының күңелләре көр. «Яз тәэсир итә», – дип елмаеша алар. Куәтле техниканы иярләп басуларга чыгар көннәр якынайган саен ир-егетләрнең күңелләре ашкына-җилкенә башлау табигый, башкача була да алмыйдыр ул. Өстәвенә, хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә.
-
«Кама»да транспорт җитәрлек булырмы?
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап җыелышлары башланды. Аларның беренчесе иң эре хуҗалыкта – «Кама» агрофирмасында узды.
-
Башак юмартлыгы орлыктан
Алда зур эш – язгы чәчү. Кем җиргә яхшы сыйфатлы орлык кертә, язгы тукландыруны дөрес итеп оештыра, шул отачак, яхшы уңыш алачак. Тукландыруны иртәрәк башлау һәм составында азот һәм микроэлементлар булган ашламалар кертү зур нәтиҗә бирә. Фаразларга караганда, язгы чәчү җиңел булмаячак, шуңа күрә бүген бар көчне чәчүгә әзерләнүгә бирергә кирәк, дип белдерә ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалының Тукай районара бүлеге башлыгы Назим Сәләхетдинов. Әлеге мөһим кампания алдыннан тәҗрибәле белгеч аграрийларга үз киңәшләрен бирә.
-
«Гигант»та тракторлар тикшерелде
«Гигант» ҖЧҖдә Гостехнадзор комиссиясе тракторларга һәм трактор тагылмаларына техник күзәтү үткәрде.
-
Кайда күпме сөт савалар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген район буенча көнлек тулаем савым 91,3 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 6,3 тоннага артык. Хәзерге көндә бер сыердан уртача 17,3 кг сөт савып алына.
-
Сөт саву арта
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 16 мартка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча көнлек тулаем савым ел башыннан 6,3 тоннага артып, бүген 91,3 тонна тәшкил итә.
-
Техникадан башка ипи үсми
Тукай районында агросәнәгать комплексы инженерларының республика конференциясе үтте. Әлеге чарага 43 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән белгечләр җыелды. Конференция эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
-
«Вилданов»лылар сынатмый
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы базасында җитәкчеләрнең чираттагы семинар-киңәшмәсе узды.
-
Ашламасыз җиргә орлык ташлама...
Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.
-
Сөт саву арта
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 1 мартка район буенча тәүлеклек савым 89,1 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 5,5 тоннага артык.
-
Техниканы язга әзерлибез
Быел язгы чәчү кампаниясендә район басуларына 198 трактор, 191 чәчкеч, 182 культиватор, 40 берәмлек чәчү комплексы чыгар дип планлаштырыла. Техниканы әзерләү мәсьәләсе җитәкчелек тарафыннан контрольдә тотыла.
-
Иң күп сөт кемдә савыла?
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча көнлек тулаем савым ел башыннан 6,1 тоннага артып, бүгенге көндә 86,7 тонна тәшкил итә.