Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Вилданов»лылар сынатмый

«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы базасында җитәкчеләрнең чираттагы семинар-киңәшмәсе узды. 

Хуҗалык белән танышу Калмиядәге машина-трактор паркыннан башланды. Соңгы вакытта «Вилданов» КФХ үсемлекчелеккә аеруча игътибар бирә. 2020 елда бөртекле культуралар уңышы 4384 тонна, ягъни бер гектардан 35 центнер тәшкил итте, бу 2019 елдан 30 процентка күбрәк. 
Быел язын кырга ике чәчү агрегаты һәм бер чәчү комплексы чыгачак. Кыр эшләрен ике сменада оештыру планлаштырыла, бу 2919 гектар мәйданда язгы чәчү кампаниясен вакытында башкарып чыгу мөмкинлеге бирәчәк. 
Хуҗалык яңа, киңлеге 12 метрлы СГ-12 тырмалау агрегаты сатып алды. Язгы кыр эшләре башланганчы культиватор кайтырга тиеш. Яңа техникада эшләү өчен кадрлар җитәрлек, механизаторлар шушы җирлектә яшәүче, тәҗрибәле кешеләр. 
Бик кызу темплар белән булмаса да, минераль ашламалар туплау дәвам итә: 60 тонна аммоний сульфаты һәм 40 тонна аммиак селитрасы алынган, шушы арада 50 тонна азофоска кайтырга тиеш. Тагын ким дигәндә 150 тонна ашлама алырга кирәк булачак. 
Складта булганнан соң, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗа-лыгы хезмәтчәннәре быелгы язгы чәчү сезонын түземсезләнеп көтә икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Вилдановлыларның 355 тонна орлыгы әзерләп куелган, тагын Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалы-гы предприятиесе белән 10 тонна элиталы орлык алуга килешү төзегәннәр. 
Люцерна, клевер, донник, рыжик кебек үлән-нәрнең картайган орлыкларын яңартырга әзерләнәләр. Быел 50 гектарда көнбагыш үстерергә, ә рапс мәйданнарын 226 гектарга җиткерергә планлаштыралар. 
«Вилданов» КФХ терлек-челектә дә сынатмый. Семинарда катнашучылар терлек фермаларындагы чисталыкка һәм тәртипкә игътибар итми калмагандыр. Савым күләмен узган елгыдан киметкән өчен моңа кадәр тәнкыйтьләнеп килгән хуҗалыкта соңгы бер-ике атнада сөт тә арта башлады. Хәзерге вакытта терлекләрнең баш санын арттыру өчен чаралар күрелә: Удмуртия Республикасыннан белгечләр җәлеп ителде, савым сыерларын гына түгел, башка малларны ашатуның яңа рационы төзелде, АКМ-9 азык туглау агрегаты алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев