«Ярыш» язгы чәчүгә әзер
«Ярыш» хуҗалыгы механизаторларының күңелләре көр. «Яз тәэсир итә», – дип елмаеша алар. Куәтле техниканы иярләп басуларга чыгар көннәр якынайган саен ир-егетләрнең күңелләре ашкына-җилкенә башлау табигый, башкача була да алмыйдыр ул. Өстәвенә, хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә.
«Барлык техникабыз кыр эшләренә әзер, иртә-гәдән «Туман» агрегаты белән басуларга ашлама сиптерергә чыгабыз, – дип сөйли «Ярыш»ның баш инженеры Динар Шәйхаттаров. – Басуга 11 трактор чыгачак. Башлап дүртесе дым каплату өчен тырмага төшә. Хуҗалыкта үзкүтәрелешле яңа тырма агрегатлары алынды, алар кул көчен киметү мөмкинлеге бирә. Тырма артыннан басуга культиваторлар, аннары чәчкечләр, алардан соң каток керә. Техниканың барысы да техник күзәтүне үтте».
Язгы чәчүне 7-8 көн эчендә башкарып чыгарга ниятлиләр. Эш ике сменада оештырылачак. Иртәнге сәгать алтыда башланган смена кичке алтыда алышына. Агрегатлар, техника басудан кайтмый. Бары тик җитди ремонт кирәк булса гына паркка һәм бокска кайтарырга мөмкиннәр. Узган ел бер өзеклек тә булмаган, быел да яхшыга өметләнәләр.
Билгеле, көйле эшләү өчен тәҗрибәле һәм уңган механизаторлар булу кирәк. Ә «Ярыш»та алар барысы да ышанычлы, сыналган. «Фәнис Шәмсиев, Рафис Хамматов, Әнвәр Ногманов, Фаил Шакиров, Динар Хәмәтов һәм башкалар – язгы чәчүдә генә түгел, терлек азыгы әзерләүдә һәм урып-җыюда да тырышып эшлиләр. Комбайннарын сүндереп, көзен туңга сөрергә чыгып китәләр. Алар өйләренә кар яугач кына кайталар. Беренче тырмага кереп киткән көннән башлап чәчү беткәнче ике сменалы режимда эшлиләр», – ди механизаторлар турында баш инженер.
Ә чәчүлек мәйданнар, орлык хәзерләү турындагы сорауларны баш агрономга бирәбез. Чирек гасырга якын тәҗрибәсе булган Илгизәр Шәмсиевның эш тәртибен белгәнлеге сүз башыннан ук аңлашыла. 3352 гектар җирнең 300 гектары парга калдырылачагы, пар җирләрендә седераль культуралар үстереп, көзен бодай чәчәргә планлаштырулары турында сөйли ул. «2021 ел уңышы өчен узган көздән чәчелгән 300 гектар көзге бодай, 100 гектар арыш уҗымнары әйбәт кышлады, кар эреп беткәч суыклар бәрмәсен инде», – ди. Язгы культуралар 1732 гектар мәй-данда чәчеләчәк: язгы бодайга – 532, арпага – 365, солыга – 50, борчакка – 100, викага – 50, кукурузга – 200, рапска 100 гектар чәчүлек җирләре билгеләнгән. Терлекләр өчен 150 гектар мәйданда катнашазык, 185 гектарда берьеллык үлән үстерү планлаштырыла. 920 гектарда күпьеллык үләннәре бар. Ел да 10-15 тонна күпьеллык үлән орлыгы үстереп саталар икән.
Әйбәт уңыш алуның төп шартларыннан берсе – басуларны ашлау. «Шушы көннәрдә «Туман» агрегаты белән көзге культураларга кар өстеннән гектарына бер центнер хисабыннан ашлама кертәбез, – дип сөйләвен дәвам итә баш агроном. – Чәчүгә кереп киткәндә, җир кипшергәч, тагын шул ук микъдарда тамырдан тукландырабыз». Ашламаны быел да җитәрлек туплаганнар.
Чәчүлек орлыкка кил-
гәндә, алар ГОСТ та-ләпләренә туры килерлек итеп җитәрлек күләмдә әзерләнгән һәм складларда саклана. Орлыкны яңарту өчен Сәйдәш хуҗалыгы белән эшлиләр, элиталы сортлар да алалар. «Орлыкның төрлесе бар, кайбер сортны өч центнер чәчәргә кирәк, кайберсе центнер ярымнан да җитә. Чәчкечләрне нормага туры килердәй итеп көйләп куябыз, эш барышында әледән-әле тикшерәбез, чөнки бил-геләнгән мәй-даннарга тиешле норманы кертергә кирәк. Артык куе да, сирәк итеп тә чәчәргә ярамый», – дип чәчүнең бик җаваплы эш булуы турында аңлата Илгизәр Шәмсиев.
«Быел язгы кыр эшлә-ренә узган елгыдан соңрак керешәсезме?» – дип кызыксынуыма тәҗрибәле агроном төпле җавабын да бирде: «Февраль суыкларына кадәр уҗым монолиты алганда, туфрак коры иде, дым бик аз, димәк, быел дым каплатуны, чәчүне тиз тотарга кирәк. Узган ел бу вакытка көзге культураларны тукландырып чыккан идек. 11 апрельдә агрегатны кырга алып бардык, 12 апрельдә чәчүгә кердек. Быел әле кар өстеннән тукландыруга керәбез генә, шуңа күрә язгы чәчү берәр атнага соңрак башланыр».
Баш агроном да, баш инженер да эшләренең көйле баруыннан канәгать. «2021 елның язгы кыр эшләренә «Ярыш» хуҗалыгы әзер дип языгыз!» – дигән сүзләр белән озаттылар безне Илгизәр Шәмсиев белән Динар Шәйхаттаров. Уңышлы башкарып чыгарга да язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев