Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашламасыз җиргә орлык ташлама...

Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.

Ашлама әзерләү буенча исемлектә алда баручылар: «Кама-Бекон» ҖЧҖ, «Кама» агрофирмасы, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, «Гигант» ҖЧҖ. Быел, субсидия алу өчен, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөрүлек җирләрне бер гектарга тәэсир итүче матдәне 40 килограммга җиткереп ашлауны шарт итеп билгели. Узган ел район буенча бу күрсәткеч 95 килограмм булса, быел аны 70 килограммнан да киметмәү бурыч итеп куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев