Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техниканы язга әзерлибез 

Быел язгы чәчү кампаниясендә район басуларына 198 трактор, 191 чәчкеч, 182 культиватор, 40 берәмлек чәчү комплексы чыгар дип планлаштырыла. Техниканы әзерләү мәсьәләсе җитәкчелек тарафыннан контрольдә тотыла.

Барлык техниканың 65 проценты амортизация срокларын үткән инде, шуңа күрә техниканы яңартуга аеруча басым ясала. Узган ел район хуҗалыклары 32 трактор, 7 культиватор, 7 чәчкеч һәм 6 чәчү комплексы сатып алган. Техниканы төзекләндерүгә килгәндә, тракторлар һәм чәчү машиналары 1 апрельгә ремонтланып бетәргә тиеш. 5 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тракторларның – 68, чәчкечләрнең – 85, чәчү комплексларының – 65, культиваторларның 88 проценты ремонтланган инде. Үзйөрешле техникага килсәк, әлегә 18 трактор ремонтланмаган. Тагын өч чәчү комплексы шулай ук төзекләндерүне көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев