11 февраль 2021 яңалыклары
-
Яшь инспекторлар рейдта
Профилактика эшен көчәйтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Троицкий мәктәбенең яшь инспекторлары белән берлектә рейдка чыктылар. Балалар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлаттылар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #10 / "З" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Чаңгы – иң яхшы дәва
Бүген актив яшәү рәвеше алып баручы өлкәннәр артканнан-арта. Без скандинавча йөрүчеләр, йөзү белән шөгыльләнүчеләр турында газетада даими язып торабыз. Андый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Пенсиядәге райондашларыбыз арасында чаңгы яратучылар да күп. Ул гына да түгел, алар ярышларда да катнашып, яшьләрдән калышмыйлар.
-
Техниканы язга әзерлибез
Быел язгы чәчү кампаниясендә район басуларына 198 трактор, 191 чәчкеч, 182 культиватор, 40 берәмлек чәчү комплексы чыгар дип планлаштырыла. Техниканы әзерләү мәсьәләсе җитәкчелек тарафыннан контрольдә тотыла.
-
Үзара салым
Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын да җыю дәвам итә.