Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Чаңгы – иң яхшы дәва

Бүген актив яшәү рәвеше алып баручы өлкәннәр артканнан-арта. Без скандинавча йөрүчеләр, йөзү белән шөгыльләнүчеләр турында газетада даими язып торабыз. Андый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Пенсиядәге райондашларыбыз арасында чаңгы яратучылар да күп. Ул гына да түгел, алар ярышларда да катнашып, яшьләрдән калышмыйлар.

Зиастин Сәхәпов – районыбыздагы шундый актив чаңгычыларның берсе. Ул Яңа поселогында яши. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Чөнки поселок янында яңа, яктыртылган чаңгы трассасы төзелде. Зиастин абый шунда көн саен биш километрдан да ким булмаган дистанцияне үтә. Трасса өчен ул район башлыгы Фаил Камаевка бик рәхмәтле. 
– Фаил Мисбахович үзе дә чын спортчы, чаңгычы. Мин аны трассада еш күрәм. Аның үрнәгендә яшьләрне тәрбияләргә кирәк. Яктыртылган чаңгы юлы төзү – заман таләбе. Мондый шәп мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Һичшиксез, яшьләргә дә өлкәннәргә дә чаңгыга басарга кирәк, – дигән фикердә Зиастин Сәхәпов.
Зиастин Шиябетдин улы тумышы белән Минзәлә районыннан. Шунда укыган, аннары армиягә алынган, кайткач өйләнгән. Яшь гаилә Зиастин абыйның әти-әниләре белән яшәгән. Хезмәт итеп кайткач, туган авылында бригадир булып эшкә урнашкан.
– Бервакыт, бәрәңге алганда, уңышны төяп алып китәргә шәһәрдән килделәр. Шул машина йөртүчеләр белән сөйләшеп киттем, алар кызыктырды да инде мине, – дип сөйли Зиастин абый Яңа поселогына килүе турында.
Машина йөртүчеләр «Гигант» совхозына агроном кирәклеген әйтә. Бирегә килгәч, башта агроном-мелиоратор булып, аннары өч ел өлкән агроном булып эшли Зиастин абый. 1981 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, аны «Гигант» хуҗалыгы директоры урынбасары итеп билгелиләр. 1990 елда җирлекнең башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Ике ел шул урында эшләгәннән соң, Зиастин Сәхәпов пенсиягә кадәр Кече Шилнә авыл җирлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя.
Кызганычка каршы, озак кына авырганнан соң, 2012 елда аның тормыш иптәше Римма ханым вафат була. Бергә үстергән өч уллары бүген инде үзләре әти булган – Зиастин абыйның биш оныгы бар, олысына 26 яшь. Улларының берсе Казанда, икесе Чаллыда яши. 
– Балалар янына шәһәргә барганда миңа анда һава җитми, кысан, өйгә – поселокка, иркен өемә кайтасым килә, – ди Зиастин абый.  
Аның өе, чыннан да иркен. Бу – совхоз үз эшчеләре өчен махсус салган йорт. 
– Хатыным Римма холкы белән изге күңелле, кунакчыл, ачык күңелле кеше иде. Мәктәптә директор урынбасары булып эшләде һәм татар телен укытты, – дип сагынып искә ала Зиастин абый үзенең хәләл җефетен. 
Шулай да тормыш дәвам итә. Хатирәләр белән генә яшәп булмый, Зиастин абый да бераз вакыттан Рәшидә апа белән таныша. Бүген алар бергә тормыш итә. Спорт белән дә бергәләп шөгыльләнәләр, бергә урманга чыгалар – Зиастин абый чаңгыга баса, Рәшидә апа скандинав таяклары белән йөри. 
– Чама белән хәрәкәт итү сәламәтлекне ныгыта. Җәяү күп йөрергә кирәк, – ди Зиастин абый. 
Ул үзе армия вакытында спорт белән мавыга башлый – атлетизмны үз итә, турникта тартыла. Хезмәт иткәндә ул нык авырый, өйгә кайтканнан соң да тернәкләнеп бетә алмый. Техникумда укуын дәвам иткәндә аңа көн саен күрше авылга 12 км җәяү йөрергә туры  килә. Файдасын сиз-гәннән соң, ул бу араны йөгереп үтә башлый. 
– Мин шул вакыттан бирле йөгерәм, – ди Зиастин Сәхәпов. – Поселокка күченеп килгәч тә ташламадым, киресенчә, даими шөгыльләнәм. Яңгыр яуса да, кар яуса да, һәр кичне йөгерергә чыга идем. Соңыннан инде кышкы йөгерүне чаңгыда йөрүгә алыштырдым, – дип уртаклашты ул. 
Әйтергә кирәк, Зиастин Сәхәпов бер ярышны да калдырмый – Россия чаңгы юлында да, Нурми Шәриповка багышланган чарада да катнаша. Ул райондагы барлык спорт чараларын да ярата – 20дән артык медальгә лаек булган, кубокларының исәбе дә юк. 
– Быелгы ярышта катнаша алмадым, чөнки тез буыннарымда артроз. Шулай да үзем өчен көн саен чаңгы шуам, – дип сөйли 72 яшьлек Зиастин абый. – Бернинди дарулар да кирәкми, башың авыртса да, йөрәк кысса да, бар авырулардан да кышын чаңгы, җәен йөгерү – иң яхшы дәва.
Зиастин Шиябетдин улы үсеп килүче буын өчен, яшьләрнең буш вакытын телефон, интернетка сарыф итүенә борчыла.
– Хәзерге заман балаларын күреп хафага төшәм, – ди ул. – Шундый шәп чаңгы юлы, хоккей кортлары була торып, ничек инде анда чыкмыйсың ди! Кызганыч, шугалакта яшьләрне күргән дә юк. Без эшләп үстек, ул кадәр вакытыбыз да юк иде, шулай да урманга бара, чаңгы шуа идек.
Райондашыбыз актив булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, хезмәтне сөяргә чакыра. Ул шулай ук мәдәният йортларында балалар, яшьләр өчен чараларның аз үткәрелүен дә искәртә.
– Элек без һәрвакыт клубка йөри идек. Мин баянда уйный, җәмәгатем Римма җырлый иде, – дип искә ала Зиастин абый. – Авылларга чыгып, төрле бәйрәмнәрдә катнашып, бик күңелле яшәдек.
Булганнан бар да була, диләр. Зиастин Сәхәпов спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, баянда да уйный, матур җырлый да. Өстәвенә, ишегалды тулы маллары. Мондый актив, инициативалы кешеләр сокландыра, алар үсеп килүче буын өчен менә дигән үрнәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев