Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Риф Имамов:  «Эшнең көйле баруы – үзе бәйрәм» 

Язгы чәчү тәмамланып килгән көннәрнең бер-сендә «Гигант» ҖЧҖ басуларында булып кайттык. Чәчүе беткәннәрнең күңеле көр – хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов белән аралашудан алган тәэсирләрне җыеп кына шулай тасвирлап була. 

Риф Хәнифович безне басуга үзе алып чыкты. «Бәйрәм-тамашаларда күренмәдегез, эштән бүленә-сегез килмәдеме?» – дип кызыксынам юлда барышлый. «Язгы чәчү көннәрендә басуда эш оешканлык белән бара икән, минем өчен шуннан да матур бәйрәм юк», – ди ул, язгы кыр эшләренең игенче өчен иң мөһим вакыйга булып торуына ишарәләп. 
Әйе, әлеге җаваплы эшкә алынганнарның күңеле мул уңышка өмет белән тулы. Алар уңышның күктән төшмәячәген, моның өчен җиргә тир тамызырга кирәк-леген дә яхшы аңлый. 
«Гигант» ҖЧҖнең барлыгы 3615 гектар җире бар. Шуның бер өлеше терлек азыгы әзерләү максатында файдаланыла. Хуҗалыкта 2200 баш мөгезле эре терлек, шуларга җитәрлек терлек азыгы: сенажы, фуражы, силосы әзерләнергә тиеш. Калган җир бөртеклеләргә бүленә. Хуҗалыкның планда билгеләнгән мәйданнарында – 1100 гектарда язгы культуралар чәчелеп беткән инде. Соңгы берничә көндә алар өстәмә мәйданнарда эшлиләр. Менә без шундыйлардан берсе – Ильбухтино участогында. Игенчеләр биредә 450 гектарлы участокны чәчеп бетереп киләләр. «Мәйданнарыбыз кысыла бара, – дип аңлата Риф Хәнифович. – Ике мең гектарга якын җирне яңарак кына шәһәр төзелешенә бирдек. Шуңа күрә өстәмә мәйданнардан файдалану мөмкинлеген карыйбыз. Икенче ел рәттән элеккеге «Камский» совхозының ташланган җирләрен, инвесторлар ташлап киткән җирләрне чәчәбез. Аренда килешүе нигезендә, аерым кешеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең җирләрен файдаланабыз. Бу барлыгы 2 мең гектар тирәсе өстәмә чәчүлек мәйдан дигән сүз. Көздән эшкәртелгән булгач, ул җирләрне калдыру дөрес булмый, ничек тә булса файдаланырга, уңыш алырга кирәк. Узган ел без беренче тапкыр 10 мең тоннага якын икмәк җыеп алдык. Быел да шуның кадәр планлаштырабыз». 
Моңа ирешүдә төп шарт-ларның берсе – техника-ның төзеклеге һәм чәчү агрегатларының көйле эшләве, билгеле. Техниканы февральдән әзерләргә керешкәннәр. Басуда эшне комплекслы итеп оештырганнар. «Комплекслар әйбәт кенә эшләде, техника ватылып, өзеклек китермәде. Яңа агрегатлар алу да җиңеллек бирде. Яхшы сыйфат белән чәчәргә тырыштык», – дип хуҗалык җитәкчесе эшнең көйле баруыннан канәгать булуын белдерә. 
Чәчелгән басуларда тигез куелыкта матур шытымнар күренә инде. Ләкин иген үстерү һава торышына бәйләнгән. Риф Хәнифович та табигать шартларының уңай килеренә өмет итә. «Эссе көннәр чәчү процессы өчен бик әйбәт. Ләкин алга таба ничек буласын әйтеп булмый, – ди ул. – Киләсе атнада яңгырлар кирәк. Көздән дә явымнар булмады диярлек, шуңа күрә кар сулары бик тиз сеңеп бетте. Язын да сеңдереп яуганы юк әле. Туфракта дым җитәрлек булсын өчен яңгырларның еш явуы кирәк булачак. Монысы инде без теләп кенә ала торган әйбер түгел...»
Гигантлылар булган мөмкинлекләрдән файдаланып терлекләр асрарлык, табыш алырлык уңыш үстерүне максат итеп куялар. Хуҗалыкта асрала торган 2200 баш мөгезле эре терлекнең 660 башы – савым сыерлар. Шушы көннәрдә Чехиядән 64 баш нәселле тана кайтуын көтәләр. Маллар санын арттырганчы, аларны ашату турында кайгырталар. Терлек азыгын запас белән әзерлиләр, быелгы кышка да ел ярымга җитәрлек азык белән керүне планлаштыралар. «Маллардан продукция алмыйбыз икән, аларны асрауның мәгънәсе юк», – дип Риф Хәнифович терлекләрнең продукциялелеген яхшырту өчен эшләүләре турында сөйли. «Сөт һәм икмәк сатып, быел производствоны алып барырылык мөмкинлек булдыра алдык. Ә алга куйган планнарыбызга ирешү өчен нигез менә хәзер салына инде», – дип язгы кыр эшләренең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый тәҗрибәле җитәкче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев