Теләнче-Тамактан Ләйсән Галиева  «Сердәш» бәйгесендә җиңү яулады
Мәдәният

Теләнче-Тамактан Ләйсән Галиева «Сердәш» бәйгесендә җиңү яулады

Теләнче-Тамак мәдәният йортының «Ефәк» вокаль ансамбле солисты Ләйсән Галиева Ринат Гобәйдуллин иҗатына багышланган IX төбәкара «Сердәш» татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә I дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды.

Ләйсән Галиева бөек композиторның «Бик сагынсаң әгәр мине» җырын бик оста башкарды. Нәфис һәм үзенчәлекле башкаруы белән ул жюри әгъзаларын таң калдырды һәм иҗади коллективына зур җиңү алып килде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев