«Уйнагыз, гармуннар!»: Тукай районы музыкантлары — иң яхшылар арасында
Мәдәният

«Уйнагыз, гармуннар!»: Тукай районы музыкантлары — иң яхшылар арасында

Казанда узган «Уйнагыз, гармуннар!» XLI Республика халык иҗаты фестиваль-бәйрәмендә Яңа Бүләктән Нәзир һәм Назыйм Гыймазетдиновлар дуэты лауреат исеменә лаек булды.

Грандиоз чарада Татарстан районнарыннан гына түгел, ә Россиянең күпләгән төбәкләреннән — Төмән, Киров, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Якутия республикаларыннан, шулай ук Мәскәү һәм Новосибирск шәһәрләреннән килгән виртуоз музыкантлар катнашты. Тукай районы делегациясе бу зур бәйрәмдә үз төбәгенең иҗади куәтен югары дәрәҗәдә күрсәтте.

Фото: Дилбәр Гимазетдинова

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев