Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Балан бәлеше

Баланның витаминнарга бай икәнлеген ата-бабаларыбыз да бик яхшы белгән. Шуңа күрә дә кыш көннәрендә аңардан бәлеш пешергәннәр. Уңган хуҗабикәләргә бик җиңел һәм үзенчәлекле дә булган рецепт тәкъдим итәбез.

Балан бәлеше пешерер өчен башта камыр басарга кирәк. Моның өчен 250 грамм кибет каймагы, 6-7 аш кашыгы көнбагыш мае, ярты чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чәй содасы, чама белән он кирәк булачак. Камырны баскач, өстен каплап ял иттерегез.

Эчлек өчен туңдырылган баланны пешереп алыгыз (баланның әчесе бетсен өчен туңдыру шарт), пешеп чыгар алдыннан туралган алма, шикәр комы өстәгез. Алма пешкәч тә, плитәне сүндереп, суытырга куегыз.

Эчлекне камырга салып, авызын каплагач, өстен чәнечке белән тишкәләп алырга онытмагыз. Болай иткәндә балан пешкәндә бүленеп чыккан су пар булып очып бетә һәм пирогның эче юешкә тартмый.

Бу рецептның үзенчәлеге – эчлеккә баланга алма да кушылу. Пешереп карагыз, бик тәмле һәм хуш исле пирог килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев