Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Артык авырлыктан котылабыз

Билгеле бер ризык белән озак вакыт тукланып, артык авырлыктан җиңел генә котылырга мөмкин кебек. Әмма озак вакыт бары бертөрле ризык белән туклану зыянлы, шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен - бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә. Бер ризык белән махсус туклануның өстенлеге - артык авырлыктан тиз...

Алма

Көнгә 1-2 кг алма ашарга рөхсәт ителә. Кайбер белгечләр шулай 6 көн тукланырга киңәш итә: 1нче һәм 6нчы көндә - 1әр кг, 2нче һәм 5нче көндә - 1,5әр, 3нче һәм 4нче көндә 2шәр кг алма ашарга. Алманы шул килеш тә, уып та, пешереп тә ашарга була. Моннан тыш, яшел чәй эчәргә һәм көнгә 3-5 телем арыш ипие ашарга рөхсәт ителә. Әлеге махсус туклану нәтиҗәсендә 5-6 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Алмалар ул - углеводлар. Аксым җитешмәү бүлеп чыгару бизләре һәм гасаб эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килүгә китерә. Хатын-кыз озак вакыт шулай тукланган очракта, аның күрем әйләнеше бозыла.

Дөге

Дөге ашаганда, ашказаны сыекчасы кирәгеннән артык бүленми, анда тоз юк диярлек һәм ул тәннән калдыкларны чыгарырга ярдәм итә. Дөге белән махсус тукланганда, 1 стакан дөге пешерергә һәм аны көн дәвамында аз-азлап ашарга кирәк. Дөге артыннан алма суы эчәргә киңәш ителә. 2-3 алма ашап куярга да ярый. Шулай 3 көн тукланырга кирәк, әмма ул айга бер тапкырдан ешрак булырга тиеш түгел. Махсус туклануның җиңелчә төрендә, дөгене яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз ит яисә балык (көнгә 200 г нан артык түгел) белән ашарга рөхсәт ителә. Баллы булмаган җиләк-җимеш сулары, шикәрсез чәй һәм газсыз шифалы су эчәргә ярый. Мондый туклану 10 көнгә сузыла ала.

Кимчелеге. Дөгене күп ашау үтнең куеруына китерергә һәм нәтиҗәдә үт куыгында ташлар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Карабодай

Карабодайны теләгән кадәр ашарга була (тозсыз килеш һәм тәмләткечләр салмыйча). Ул тәнне чистарта һәм гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Ярмага кайнаган су салып, төнгелеккә төнәтергә калдырыгыз (пешерергә кирәкми). Карабодайга 1 процент майлылыктагы кәрчемә (тәүлегенә 1 л дан артык түгел) һәм баллы булмаган җиләк-җимеш салырга була. Йокларга ятарга 5 сәгать кала - берни дә ашамаска, бик нык ашыйсы килгән очракта, йокларга ятарга 1 сәгать калгач, яртылаш су кушылган 1 стакан кәрчемә (әче катык) эчеп куярга була. 7 көн шулай тукланганда, 7 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Атна дәвамында карабодай белән генә туклану, теләсә нинди башка махсус тукланудагы кебек, тәнне башка мөһим матдәләр керүдән мәхрүм итә.

Солы

Солы ашказаны тышчасын каплап ала, шуңа да аның нигезендә махсус туклану ябыгырга гына түгел, ә ашказаны-эчәкләргә бәйле төрле авырулардан дәваланырга да ярдәм итә. Солыны тозсыз, шикәрсез суда пешерергә, тәмләткечләр салмаска кирәк һәм аны теләгән кадәр ашарга була. Бер атна эчендә 3-5 кг га ябыгырсыз.

Кимчелеге. Атна дәвамында солы гына ашап тору җиңел түгел. Шуңа да солы белән генә туклану бер атнадан озаккарак сузылмаска һәм ярты елга бер тапкырдан ешрак булмаска тиеш.

Кәрчемә

Кәрчемә яхшы үзләштерелә һәм анда күп кенә файдалы матдәләр дә бар. 1-1,5 л майсыз, шикәрсез кәрчемәне бүлеп, көнгә 5-6 тапкыр эчәргә. Шул 1-1,5 л эчемлеккә 1 кг га кадәр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өстәргә була.

Кимчелеге. Шулай кабат бары бер айдан, иң яхшысы 1,5-2 айдан гына тукланырга кирәк. Кәрчемәдә углеводлар юк, ә алар булмау эчәкләрнең дулкынсыман кыскаруында тайпылышлар барлыкка килүгә китерә.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев