Алмадан повидло
Лидия Трубкина рецепты:
Әлеге кайнатма өчен Белый налив сортлы алмалар булса яхшы. Алмаларны юарга, кабыгын чистартырга, юка итеп турарга. Бер чиләк чистартылмаган алмага 600-700 грамм шикәр комы, 1 стакан су кирәк. Чистартылган алманы шикәр һәм су белән бергә 30 минутлап кайнатырга. Сүндергәч, кайнатманы чиста банкаларга салырга, тимер капкач белән капларга. Әлеге повидлоны ачык пироглар пешергәндә кулланып була.
Фото Татьяна Трубицынадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев