Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ильбухтино халкы сөенече

Шушы көннәрдә беренчел медик-санитар ярдәмне яхшырту максатыннан гамәлгә ашырылучы чаралар кысаларында Ильбухтино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Чарада район башлыгы Фаил Камаев, Татарстанның төньяк-көнчыгышы буенча дәвалау учрежденияләре берләшмәсе кураторы, Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов һәм Тукай районы дәваханәсенең баш табибы Мансур Потеев катнашты.

Заманча фельдшер-акушерлык пунктын төзү эшләрен биредә «Татлизинг» генераль подряд һәм «Стройсити» субподряд оешмалары башкарды. Яңа медицина объектларын ачуга килгән авыл халкы һәм кунаклар алдында иң элек район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады.

– Районыбызда, гомумән, авылларда мондый төр яңа, социаль яктан бик кирәкле биналарның төзелүе һәм ачылуы – бик сөенечле хәл. Чөнки авылда яшәүче кешенең сыйфатлы, уңайлы шартларда яшәве өчен мәктәбе дә, балалар бакчасы да, менә шушындый матур һәм заманча медицина пункты да кирәк. Һәм Аллага шөкер, бүген без чираттагы фельдшеракушерлык пунктын Ильбухтино авылында ачабыз. Яңа урында медицина хезмәткәрләренә армый-талмый эшләргә, авыл халкына исәнлек-саулык телим, – диде Фаил Мисбах улы.

Аның сүзләренә кушылып, тантанага килүчеләргә котлау сүзләре белән шулай ук Марат Мөхәммәдиев, районның баш табибы Мансур Потеев та мөрәҗәгать итте.

– Халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен биредә бар шартлар да тудырылган. Якты бүлмәләр, яңа, заманча җиһазлар – барысы да бар. Шушы эшне башкарып чыгаруда ярдәм иткән район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә, – дип сөйләде Мансур Алиевич.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Тантаналы фанфаралар яңгыравы астында Фаил Камаев, Марат Мөхәммәдиев, Мансур Потеев һәм яңа пунктның фельд шеры Людмила Маркелова ал лентаны кисеп, ФАПны ачып җибәрделәр.

Аннары, авыл халкы һәм кунаклар бина эченә үтеп, авыруларны кабул итү, процедуралар уздыру бүлмәләрен карап, булдырылган бар уңайлыклар, эш шартлары белән танышып чыктылар. Без исә Ильбухтино халкын әлеге куанычлы вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итеп, яңа ФАПның уңышлы эшләвен, аның хезмәткәрләренә исәнлексаулык теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев