11 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Бүләккә ия табылды
Чаллы дельфинарие белән берлектә үткәрелгән бәйгегә нәтиҗәләр ясадык. Бәйге шартлары буенча, редакциянең һәм дельфинарийның «Инстаграм»дагы аккаунтларына һәм «ВКонтакте» рәсми төркемнәренә язылырга, комментарийларда «Бүләк отарга телим» дигән язу калдырырга кирәк иде.
-
Пенсионер хатын-кызлар тизлек арттыра
5 гыйнвар көнне көндезге сәгать 2 тулганда Мәскәү – Уфа трассасының 1068нче километрында РЕНО ЛОГАН автомобиле руле артына утырган пенсионер хатын-кыз, һава шартларын исәпкә алып тормыйча, машинасының тизлеген арттыра һәм каршыга килүче ФОЛЬКСВАГЕН ПОЛО белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә.
-
Хоккей – кыюлар уены
Яңа ел каникуллары авыл халкы өчен спорт чараларына бай булды. Районның барлык авыл җирлекләрендә шугалаклар эшләде, чаңгы ярышлары узды.
-
Табылган әйбер өчен акча сорый алалармы?
Гражданнар кодексының 228нче матдәсе буенча алты ай эчендә югалган әйбернең хуҗасы табылмаса, ул тапкан кешедә кала.
-
1 февральдән Татарстанда 340 мең кешенең айлык акчалата түләүләре артачак
Индексация инвалидлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, радиация йогынтысы һ.б. дучар булган гражданнарга кагылачак.
-
Каргинов экипажы «Дакар-2019» раллиеның дүртенче этабында җиңде
Эдуард Николаев дүрт этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары гомуми зачетында беренче урынны саклап калды.
-
Маһиҗамал әби 100 яшен тутырды
Боерган авылында гомер кичерүче Маһиҗамал әби Сибгатованы бер гасырлык гомер бәйрәме 100 яше тулу белән котларга район башлыгы Фаил Камаев килде.
-
Без һаман бергә!
Хөрмәтле «Якты юл» («Светлый путь») газетасы укучылары. Сез газетабызның яңа 2019 елның беренче санын кулыгызга алдыгыз. Тукай районының быелгы елъязмасына беренче юлларны язганда, иң элек безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Беренче яртыеллыкка безнең басмага 2600 кеше язылды. Бер карасаң, болар – район тормышы белән кызыксынучы иң тугры укучыларыбыз. Икенче яктан – 40 мең кеше яшәгән район өчен бик аз, әлбәттә. Тик бу сан артыр әле дигән өметебез бар.
-
Авыл җыеннары башлана
Дүшәмбедән районның авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башлана.
-
Тукай чыршысы өчен тавыш бирик
Татарстан районнары арасында иң матур Яңа ел чыршысын ачыклау буенча интернет аша тавыш бирү дәвам итә.
-
Эльмира Зарипова Татарстанда балалар туу күрсәткечләре арткан районнарны атады
Өч бала алып кайткан гаиләләрнең Әлмәт, Арча, Биектау, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай районнарында артуы күзәтелә”, - диде Эльмира Зарипова.
-
Мәктәп укучыларына ашауны өйдән алып килүне тыярга мөмкиннәр
Ашханәләрдә кислород коктейльләре барлыкка киләчәк, аларны медицина хезмәткәре күзәтүендә генә кулланырга мөмкин булачак.
-
2019 елда пенсиягә яшь буенча түләнә торган өстәмә акча 400 сумга артачак
2019 елда 80 яшьтән соң түләнә торган өстәмә акча 5334 сумны тәшкил итәчәк.
-
Машина йөртүче белән пенсионер арасында чыккан низаг видеосы социаль челтәрләргә эләккән
Чаллыда машина йөртүче чак кына таптатмый калган юл аркылы чыгучы пенсионерга суга. Һәлакәт урыныннан видеоны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарган.
-
Бабайлар әйткән :” Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ