Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 февральдән Татарстанда 340 мең кешенең айлык акчалата түләүләре артачак

Индексация инвалидлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, радиация йогынтысы һ.б. дучар булган гражданнарга кагылачак.

2019 елда федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләнәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсындашул хакта хәбәр итте.

«1 февральдән инвалидлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, «чернобыльчеләр» һәм федераль ташламалардан файдаланучы башка гражданнарның айлык акчалата түләүләре һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнәчәк», - дип искәртте Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый түләүләрне 340 меңгә якын кеше ала.

Индексациянең фаразланган күләме 3,4 процент тәшкил итәчәк, дип сүзен йомгаклады Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев