Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда пенсиягә яшь буенча түләнә торган өстәмә акча 400 сумга артачак

2019 елда 80 яшьтән соң түләнә торган өстәмә акча 5334 сумны тәшкил итәчәк.

Быел пенсиягә яшь буенча түләнә торган өстәмә акча 400 сумга артачак һәм 5334 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Фондның матбугат хезмәтендә өстәмә исәпләүләр автомат рәвештә булачак, дип искәрттеләр.

Әлеге яңалык картлык буенча иминият пенсиясенә карый һәм социаль пенсия, беренче төркем инвалидлык буенча пенсия һәм туендыручысын югалту буенча түләүләр алучы затларга кагылмый.

Пенсионерларны караучы эшкә яраклы эшләми торган гражданнар өчен 1,2 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган (аерым төбәкләрдә арттырылган коэффициент гамәлдә).

Бу сумма пенсионерга карый торган кеше белән исәп-хисап ясау өчен күчерелә, ә ярдәм итүче гражданнарга пенсионерны караган вакытта иминият стажы һәм ел саен 1,8 балл исәпләнә.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев