Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без һаман бергә!

Хөрмәтле «Якты юл» («Светлый путь») газетасы укучылары. Сез газетабызның яңа 2019 елның беренче санын кулыгызга алдыгыз. Тукай районының быелгы елъязмасына беренче юлларны язганда, иң элек безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Беренче яртыеллыкка безнең басмага 2600 кеше язылды. Бер карасаң, болар – район тормышы белән кызыксынучы иң тугры укучыларыбыз. Икенче яктан – 40 мең кеше яшәгән район өчен бик аз, әлбәттә. Тик бу сан артыр әле дигән өметебез бар. 

2018 елның августында «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чыга башлауга 42 ел булды. Шул гомер эчендә ул Тукай районы тарихында дөрес мәгълүмат чыганагы, халык белән хакимиятне бәйләп торучы булды. Без авыл җирлекләренең яшәешен яктыртабыз, авылларның социаль-икътисадый үсешендәге күркәм башлангычларны күрсәтәбез. Шөкер, язарга темалар җитәрлек. Тукай районы ТР икътисадының байтак позицияләрендә әйдәп баручы – лидер. Узган ел гына да тулаем җитештерелгән продукт күләме 1 миллиард сумнан артты. Бу турыдан-туры халыкның яшәешенә, тормыш шартларына йогынты ясый. Районда соңгы бер ел эчендә дистәләгән заманча объект төзеп тапшырылды. Иске Дөреш авылында «Балкыш» күпфункцияле үзәге, Иштирәктә бер түбә астына мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, спорт залы сыйдырган шундый ук үзәк ачылды. Мөһим вакыйгалардан Кече Шилнә поселогына юл төзүне, Кнәз авылында балалар бакчасын реконструкцияләүне, Круглое Поледа районда беренче «Акчарлак» бассейны эшли башлауны атарга була. Мондый куанычлы вакыйгалар быел да көтелә. 
Район хакимияте үз эшчәнлегендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстенлек бирә. Фермерлар, шәхси-ярдәмче хуҗалык тотучылар соңгы елда икенче сулыш алды. Кыскасы, Тукай районы күтәрелеш чоры кичерә. Ә җитәкчеләрнең халыкның тормышын кайгырту буенча планнары тагын да зурдан. Без алар турында язачакбыз да, сезнең белән бергә фикер дә алышачакбыз. Шунысы да игътибарга лаек, редакциянең актив хәбәрчеләре байтак. Алга таба да бу кадерле элемтәләрне саклаячакбыз. Кызганычка каршы, кайбер укучыларыбыз безнең басманы почта аша ала алмый, димәк, яңа хәбәрләр алудан да мәхрүм. Берьюлы берничә авылда – Күзкәй, Кече Шилнә, Калмиядә почтальоннар юк. Күп тапкырлар мөрәҗәгать итүгә карамастан, мәсьәлә хәл ителми. Шул ук вакытта уңган почтальоннарыбызны да мактап телгә аласы килә. Алар Теләнче Тамак авылыннан Гөлсинә Шәйхетдинова, Иске Абдулдан Энҗе Исламова. Газетаның үсешендә район җитәкчеләренең алга алып торуы һәм ярдәм итүе зур роль уйный. Хакимияттә газетаны халык белән аралашу өчен менә дигән трибуна итеп карыйлар. Район башлыгы Фаил Камаевның «Якты юл»ны «тешлерәк», үтемлерәк итеп күрәсе килә. Кимчелекләрне яшермәскә чакыра, чөнки алар эшкә комачаулый. 
Без подписка оештырырга, халыкка район тормышы турында хәбәрдар булырга ярдәм иткән җитәкчеләргә дә рәхмәтле. Болар – район ветераннар советы рәисе Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сафин, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров, «Р-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Сәхәбетдин улы Хатыйпов, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Хәниф улы Имамов. Яшерен-батырын түгел, массакүләм чараларга мөнәсәбәт җитәкчеләрнең профессиональ яктан гына түгел, сәяси көчлелеге турында да сөйли. 
Редакция коллективы иҗади планнар белән яши. Без газета кешеләргә файдалы булырга тиеш дип исәплибез. Аны эчтәлеклерәк, кызыклырак итү турында уйланабыз. Яңа ел алдыннан укучыларыбызның фикерләрен дә өйрәндек. Гомумән алганда, алар безнең эштән канәгать. Теләкләре дә бар. Күпләр әхлакый-тәрбияви материаллар, әдәби сәхифәләр оештыруны сорый. Тукай районы авыллары тарихына кагылышлы язмалар актуаль. Социаль яклау, медицина, хокук юнәлешләрендә «Сорау-җавап» рубрикасына да ихтыяҗ бар. Берничә укучыбыз газета битләрендә «Танышу клубы» ачуны сорады. 
Яңа елдан без Интернет киңлекләрендә дә эшчәнлегебезне ныгытырга ниятлибез. Бүген «Якты юл («Светлый путь) газетасы сайты популяр. «Вконтакте», «Инстаграм» төркемнәрендә 5 меңнән артык подписчигыбыз бар. Безгә Чаллыда яшәүчеләр дә «керә», башка мәгълүмат чаралары, шул исәптән республика басмалары да безнең хәбәрләрләрне куллана. Кыскасы, Тукай районы белән кысыксыналар, андагы бүгенге үзгәрешләрне җентекләп күзәтәләр, димәк, безне дә! 

Резида Юсупова, баш редактор. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев