Якты юл
  • Рус Тат
  • Авыл җыеннары башлана 

    Дүшәмбедән районның авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башлана.

    Җыеннарда халык үзен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерә, проблемаларны уртага салып сөйләшә ала. Район башлыгы Фаил Камаев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов өч урында халык белән очрашачак. Беренче җыеннар 14 гыйнварда Борды, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Калмия, Күзкәй авылларында узачак. Төгәл вакытларын авыл советларында белешергә була. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: