5 гыйнвар көнне көндезге сәгать 2 тулганда Мәскәү – Уфа трассасының 1068нче километрында РЕНО ЛОГАН автомобиле руле артына утырган пенсионер хатын-кыз, һава шартларын исәпкә алып тормыйча, машинасының тизлеген арттыра һәм каршыга килүче ФОЛЬКСВАГЕН ПОЛО белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә.
Пенсионер хатын-кыз үзе, аның 15 яшьлек пассажир кыз баласы, икенче автомобильнең 39 һәм 36 яшьлек ирле-хатынлы пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре ала.
7 гыйнварда кичке 16 сәгать 30 минутта юл-транспорт һәлакәте шушы ук трассаның 1072нче километрында теркәлә. Руль артындагы 55 яшьлек хатын-кыз шулай ук тизлеген арттыра һәм 53 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Ир кеше юлны ярамаган урыннан чыккан, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган. Җәяүленең башына, гәүдәсенә зыян килә, сыну җәрәхәтләре ала, БСМПга озатыла.
Нет комментариев