Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай чыршысы өчен тавыш бирик

    Татарстан районнары арасында иң матур Яңа ел чыршысын ачыклау буенча интернет аша тавыш бирү дәвам итә.

    Аны ТР Иҗтимагый палатасы оештырды. Соңгы нәтиҗәләр буенча Тукай районының төп чыршысы 1087 тавыш җыеп, 2нче урында бара. Рейтинг минут саен үзгәреп тора. Тукай районы беренчелекне кайтарыр дигән өмет бар. Моңа районда яшәүче һәркем йогынты ясый ала. 15 гыйнварга кадәр http://msu.tatarstan.ru/elka-2019.htm сылтамасы аша кереп үзебезнең район өчен тавыш бирергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: