Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльмира Зарипова Татарстанда балалар туу күрсәткечләре арткан районнарны атады

Өч бала алып кайткан гаиләләрнең Әлмәт, Арча, Биектау, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай районнарында артуы күзәтелә”, - диде Эльмира Зарипова.

“2017 елның гыйнвар-ноябрь ае белән чагыштырганда, гаиләләрдә беренче балалар саны Аксубай, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Тәтеш районнарында шактый арткан. Өч бала алып кайткан гаиләләрнең Әлмәт, Арча, Биектау, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай районнарында артуы күзәтелә”, - диде Эльмира Зарипова.

Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, Яшел Үзән (-374), Чистай (-369), Лениногорск (-343), Бөгелмә (-281) районнарында халык санының кимүе күзәтелә. Министр 2018 елдан демографик хәлне яхшырту буенча РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләре гамәлгә ашырылуын искәртте.

Аның сүзләренчә, беренче бала өчен айлык федераль пособие күләме былтыр 8490 сум булса, быел 8896 сум тәшкил итәчәк. Бу җан башына керем 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләргә кагыла. Авыл җирлегендә беренче, өченче балаларын табучыларга да бер тапкыр бирелә торган пособиеләркаралган.

Реклама

Эльмира Зарипова муниципаль берәмлек җитәкчеләренә районнарда яңа туган балалар саны буенча уртача күрсәткечкә ирешү буенча эшне оештыруны йөкләде.

Гаиләләр белән адреслы эш алып баруны сорады. Гаиләдә 25 һәм 30 яшькә кадәр булган парлар санын, аларның беренче һәм чираттагы балалары туу күрсәткечләрен анализларга, гаиләне ишәйтергә ни өчен теләмәүләрен ачыкларга кирәклеген әйтте. “Күп балалы гаиләләр, хатын-кызлар һәм әниләр образын пропагандалау буенча чаралар күрүләрен сорар идем”, - дип мөрәҗәгать итте Эльмира Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X