Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Маһиҗамал әби 100 яшен тутырды

Боерган авылында гомер кичерүче Маһиҗамал әби Сибгатованы бер гасырлык гомер бәйрәме 100 яше тулу белән котларга район башлыгы Фаил Камаев килде.

Ул юбилярга Россия һәм Татарстан Президентларының, шәхсән үзенең котлау хатларын, бүләкләр тапшырды. Изге теләкләрен район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов белән Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов та җиткерделәр. Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр Маһиҗамал әбине дә читләтеп үтмәгән. Ул – Октябрь революциясе, күмәк хуҗалыклар оешу, социализм төзү һәм Бөек Ватан сугышы кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты.
Район җитәкчеләренең үзе белән рәхәтләнеп чын күңелдән аралашып, сөйләшеп утыруларына ихластан сөенеп, аларга да хәерле озын гомер теләде гасыр яшьтәше. Соңыннан йөзьяшәр әби белән истәлеккә фотога төштек.

Флүзә Сәлимова, 
китапханә мөдире.

Флүзә Сәлимова фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X