Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каргинов экипажы «Дакар-2019» раллиеның дүртенче этабында җиңде

Эдуард Николаев дүрт этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары гомуми зачетында беренче урынны саклап калды.

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге Чаллының «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы «Дакар-2019» ралли-марафонының дүртенче этабында йөк машиналары зачетында финишка беренче булып килде. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Андрей Каргинов машинасы Арекипа һәм Мокегуа шәһәрләре арасындагы 405 километрлы дистанцияне 4 сәгать 9 минут 49 секунд эчендә узды.

Чехия вәкиле Мартин Масик җитәкчелегендәге Big Shock Racing командасы экипажы, лидердан 1 минут 29 секундка калышып, икенче булды. «КАМАЗ-Мастер»ның Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге тагын бер экипажы финишка өченче булып килде. Ул лидердан 12 минут 47 секундка калышты.

Татарстан командасының Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипажлары, Андрей Каргиновтан 13 минут 24 секунд һәм 13 минут 28 секундка калышып, дүртенче һәм бишенче урыннарга лаек булды.

Эдуард Николаев дүрт этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары гомуми зачетында беренче урынны саклап калды. Андрей Каргинов – икенче, Дмитрий Сотников – өченче, Айрат Мәрдиев экипажы алтынчы урында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев